Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
5 март 2021, 11:41

Яман шешның исе нинди?

Кызганычка каршы, яман шеш авыруы сирәк күренеш түгел.

Кызганычка каршы, яман шеш авыруы сирәк күренеш түгел. Күпләр үзенең авыру икәнен белми, вакытында тикшеренүгә дә бармый. Шулай да яман шеш авыруы булганда организмда бик күп үзгәрешләр була. Аңа кайвакыт ниндидер үзенчәлекләр дә ишарәли. Мәсәлән, кешедән үзенчәлекле ис килү.
Яман шеш булганда кеше бик нык тирли башлый. Тир исе гадәти истән берникадәр аерылырга да мөмкин. Күпләр аны "бозылган ит исе" белән чагыштыра.
«Ачы тир исе чыннан да онкологик авыру билгесе булырга мөмкин, - ди Н. Н. Блохин исемендәге Дәүләт медицина тикшеренүләр үзәгенең клиник химиотерапия бүлекчәсе өлкән фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре докторы Марина Стенина. - Ләкин бу инде авыруның беренче стадиясе булмый. Кешедән бозылган ит исе килә икән, аны инде дәвалау мөмкин түгел диярлек".
Моннан тыш, авыздан тәмсез ис килү, тәндәге миңнәрнең зураюы, лимфатөеннәр шешү, тән температурасы күтәрелү, даими ютәлләү, еш бәдрәфкә йөрү, тән яраларының тиз төзәлмәве дә табибка барырга сәбәп.
Фото: culturavrn.ru.Автор: Гөлия Мөгаллимова.
Читайте нас: