Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Моны белү мөһим
19 март 2021, 11:35

Башкортстанда табибка язылу өчен бердәм номер үзгәрә

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Башкортстан – Русиядә 1301 номеры тулысынча эшләгән бердәнбер төбәк.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Башкортстан – Русиядә 1301 номеры тулысынча эшләгән бердәнбер төбәк.
Быел 1 апрельдән Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Бәйләнеш үзәге бердәм 1301 номерын 122гә үзгәртә.
Көтү вакыты, кагыйдә буларак, бер минуттан артмый, кыска номерга шалтыратуларга тариф билгеләнми. Табибка язылу, өйгә табиб чакырту һәм вакцинациягә язылу мәсьәләләре буенча 8 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.
Әйткәндәй, әлеге вакытта республикада яшәүчеләрнең белгечләргә регистратурада, кабул итү барышында, мәгълүмат киоскы, телефон яки интернет аша язылу мөмкинлеге бар.
Читайте нас: