Әлшәй хәбәрләре
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мутлашу
6 февраль 2019, 02:00

Үзегезне алдарга юл куймагыз

Кеше исәбенә баерга теләгән “йомры баш”ларның бәйрәмнәре дә, озайлы ял көннәре дә юк.

Кеше исәбенә баерга теләгән “йомры баш”ларның бәйрәмнәре дә, озайлы ял көннәре дә юк. Киресенчә, алар һәр уңайлы очрактан файдаланырга тырыша.
Телефоннан мутлашу, элеккечә, кесә калынайтуның иң популяр алымы булып кала. “Улыгыз (оныгыгыз) полициядә, кешене бәрдергән, тукмаган, мәсьәләне хәл итәргә кирәк”... Баласы өчен өзелеп торган әниләр, аеруча изге күңелле картәниләр, беренче шалтырату белән якын кешесенә ярдәмгә йөгерергә әзер. Ә йөгерергә кирәкми дә, түләп котылу да җитә, телефонның теге очындагы “изге күңелле” кеше соравынча, ярыйсы гына сумманы курьер аша тапшырырга яки ул әйткән телефон номерына күчерергә кирәк.
-Соңгы арада мутлык кылучылар курьер буларак таксистларны җәлеп итә башлады. Алар акчаны алып, күрсәтелгән картага күчерә, әлбәттә, җинаять схемасында катнашуларын башларына да китерми, - дип искәртә Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге баш оперуполномоченные Эльвир Шәймәрданов. – Әгәр сезгә мөрәҗәгать итсәләр, югалып калмагыз, башта туганыгызга, якыннарыгызга шалтыратыгыз. Таныш булмаган кешеләргә беркайчан да акча бирмәгез.
Район үзәгендә яшәүче ханым шушы көннәрдә нәкъ шулай эшләгән дә. Алдакчылар аның улына ярдәм итүгә 30 мең акча сорагач, хатын башта улына шалтыратып аның хәлен белә һәм полициягә хәбәр итә.
Кызганычка каршы, безнең заманда өлкәннәр генә түгел, интернетта үзен судагы балык кебек хис иткән яшьләр дә, заманча гаджетлар, электрон янчыклар, банк карталары белән ирекле кулланучылар да мутлашучылар тозагына эләгергә мөмкин. “Сезгә банкның иминлек хезмәте шалтырата”. Бу сүзләрдән һәркем сагаеп кала һәм, гадәттә, ничек кенә хәбәрдар булмасын, барлык сорауларга җавап кайтара, карта номерын да, икенче ягындагы өч санны да, смс-хәбәр аша килгән парольне дә әйтеп бирә. Аннары гына, картасыннан акчасы югалгач, алдануын аңлый. Раевка авылыннан яшь хатын шулай итеп 13 меңнән артык акчасыннан колак кага.
-Бервакытта да, беркемгә дә карта номерын, ПИН-кодларны әйтмәгез, бернинди банк хезмәткәре дә аларны таләп итәргә тиеш түгел, - дип киңәш бирә Эльвир Нәфис улы. – Шунда ук банк офисына мөрәҗәгать итегез яки картагызда күрсәтелгән номерга шалтыратыгыз.
Һәм тагын да бер киңәш. Хәзер интернет аша аралашу һәм шалтырату өчен уңайлы телефон программалары бик күп, җинаятьчеләр дә аларны актив куллана. Шуңа телефоннарыгызга антивирус куегыз, шикле сылтанмаларны, алар хәтта танышларыгыздан килсә дә, ачмагыз. Югыйсә, вируслы кушымта ярдәмендә телефонга бәйләнгән картадагы барлык мәгълүмат мутлашучыларга тапшырылып, акчагыз юкка чыгачак.
Хәзер күрешеп сөйләшү урынына күпләр виртуаль аралашуны хуп күрә, бу да каракларга уңайлы. Социаль челтәрдәге битегезгә кереп, алар дусларыгызга финанс ярдәм сорап смс-хәбәр язарга мөмкин. Мондый вакытта “бәлага тарыган” дустыңа шалтыратып яки күрешеп сөйләшергә дә бит...
Мутлашучылар күптән популяр “Авито”ны да үз итте, әйбер сатучыларны да, сатып алучыларны да җиңел генә “төп башына” утырта алар. Алданганнар арасында әлшәйлеләр дә күп.
Җинаятьчеләр беркемне дә жәлләп тормый. Эшкә урнашырга теләүчеләрдән, паспорт күчермәсен сорап, зур суммага кредит алулары ихтимал. Социаль челтәрләрдә авыру балаларны дәвалауга акча җыю буенча хәйрия төркемнәре ачылу белән шунда ук ялган битләр барлыкка килә, бөртекләп җыелган бөтен сумма җиңел генә шунда китәргә мөмкин. Ә узган елның көзендә республикабыз районнарының берсендә яшәүче гаилә башка сыймаслык хәлгә тарый – ялган-эзләүчеләр Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатның калдыкларын туган ягына кайтарырга вәгъдә бирә. Башта бензинга, аннары ниндидер документларга, юл чыгымнарына акча сорыйлар. Фронтовикның туганнары, гомум алганда, 40 меңгә якын акчасын югалта. Комсызлыкның чигенә җитеп, иң изге кыйммәтләрне пычратудан да тартынмаган адәм актыкларын ничек җир күтәрә икән!
-Тормыш бер урында гына тормый, мутлашучылар акчагызга хуҗа булу өчен һәркөн яңа ысуллар уйлап таба. Шуңа да бик сак булуыгыз, таныш булмаган кешеләргә ышанып бармагыз, хезмәт күрсәтүче оешма вәкиле итеп танытсалар да (аларны үзегез чакырмаган булсагыз), ишек ачмагыз. Өлкән яшьтәге туганнарыгызны озак вакытка ялгыз калдырмагыз, ешрак хәлләрен белегез, аралашыгыз. Югыйсә, сезнең өчен моны “изге күңелле” кешеләр эшләячәк. Игътибарлы һәм сак булсагыз, мутлашучылар тозагына эләкмәссез, - дип тагын бер тапкыр искәртә полиция хезмәткәре.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: