Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мутлашу
22 октябрь 2019, 02:00

Хокук сакчылары чаң кага: районда мутлашу очраклары ешайган

Банк карталарыннан зур сумма акча урлау, популярсайтлар аша товар саткан һәм алганда, интернет-магазиннар аша заказ биргәндә алдашу,улын яки оныгын бәла-казадан коткаруны сорау, социаль челтәрләрдә аккаунтларны“ватып кереп” бераз вакытка акча сорап тору....

Банк карталарыннан зур сумма акча урлау, популяр сайтлар аша товар саткан һәм алганда, интернет-магазиннар аша заказ биргәндә алдашу, улын яки оныгын бәла-казадан коткаруны сорау, социаль челтәрләрдә аккаунтларны “ватып кереп” бераз вакытка акча сорап тору....Мутлашу ысуллары бик күп һәм алдакчыларның оста куелган җәтмәсенә эләгүчеләр саны да кимеми. Ел башыннан Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге тарафыннан мутлашу очраклары буенча 51 (+30) җинаять эше кузгатылды.
Соңгы вакытта банк карталарыннан акча урлау аеруча ешайды. Башлыча, банкның иминлек хезмәтеннән шалтыраталар янәсе, сезнең исәп-хисаптан акча урларга теләүләрен әйтәләр һәм моны туктату өчен карта мәгълүматларын хәбәр итүне сорыйлар. Мутлашучыларның тозагына, гадәттә, өлкән яшьтәгеләр генә эләгә дип уйлыйбыз. Күптән түгел ялган банк хезмәткәре шалтыратуына ышанып, бер егет зур сумма акчасыннан колак каккан. Акчаны ничек сакларга соң?
-Хәтерегездә тотыгыз, банкның иминлек хезмәте беркайчан да клиентка шалтыратмый. Әгәр сезгә шундый шалтырату булса, шунда ук телефоныгызны сүндерегез, аннары картагызда күрсәтелгән номер буенча яки үзегезнең банк бүлекчәсенә шалтыратыгыз. Беркайчан беркемгә дә шәхси мәгълүматларыгызны, карта номерын, ПИН-кодыгызны хәбәр итмәгез! – ди Әлшәй районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвир Шәймәрданов.
Социаль челтәрләрдә мутлашучылардан зыян күрүчеләр,элеккечә, күп. Алар кешенең социаль челтәрендәге битенә кереп, аның дусларына дәвалануга, бераз вакытка гына һәм хәтта якынын җирләүгә акча сорап смс-хәбәр җибәрәләр. Яшь хатыннан туганы исеменнән ике-өч көнгә кредитны каплау өчен акча сорап торалар, ул аларга ышанып, бөтен үтенечен үти – банк картасының ике ягын да фотога төшереп җибәрә, ”Мобиль банк” хезмәтен тоташтыра, килгән кодны хәбәр итә һәм 14 мең акчасыннан колак кага. Ә икенче хатынга алтын оту “бәхете” тия, бу турыда аңа “ВКонтакте” челтәрендә хәбәр җибәрәләр. Бүләкне 24 мең сум күләмендә акчалата бирергә вәгъдә итәләр. Нәтиҗәдә, банк картасы буенча барлык таләпләрне үтәп, кыз үзе акчасыз кала.
Алдакчылар телефон буенча, социаль челтәрләрдә генә эшләми, алар өегезгә дә килергә мөмкин. Мәсәлән, өлкән яшьтәге ир симертелгән малын уңышлы сатарга килешүенә бик шатлана, кичкә табан йорт янына тагылмалы җиңел автомобиль килеп туктый. Ярыйсы гына хакка килешәләр, сатып алучы караңгы төшеп килгәндә ихатада ук акчасын түләп, үгезне алып китә. Әмма.. Чын акча урынына “приколлар банкы” купюраларын калдырган була. Беркатлы пенсионер аның исемен дә сорамый, машинасының дәүләт номерын да хәтерендә калдырмый.
-Мондый хәлләрдән соң беркемгә дә ышанырга ярамый, дигән нәтиҗәгә килергәме? – дип, мөрәҗәгать итәм Эльвир Нәфис улына.
-Ышан, әмма тикшер! Шул вакытта гына күп күңелсез очраклардан котылып була. Мәсәлән, әгәр сезгә социаль челтәрләрдә акча сорап хәбәр килсә, шунда ук акча җибәрмәгез, башта танышыгызга шалтыратыгыз, чыннан да аңа ярдәм кирәклеген аныклагыз. Шулай ук зур суммага килешү төзегәндә дә сак булыгыз. Туганнарыгызны, күршеләрегезне шаһит итеп чакырыгыз. Беркатлы булмагыз!
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Ничек акчасыз калмаска?
Әгәр сезгә: “Әни, мин бәлага тарыдым, ашыгыч рәвештә акча кирәк!” дип шалтыратсалар, беркайчан да бу сүзләргә ышанмагыз! Шунда ук якыныгызга шалтыратып, бу мәгълүматны тикшерегез!
Бүләк отуыгыз турында хәбәр итеп һәм аны алу өчен акча күчерүегезне сорап электрон хәбәр алдыгызмы? Беркайчан да таныш булмаган кешеләрнең электрон счетына акча җибәрмәгез!
Банк картагыз ябылу турында хәбәр алдыгызмы? Беркайчан да хәбәрдә күрсәтелгән координатлар буенча акча күчермәгез, хәбәр килгән номерга шалтыратмагыз һәм җавап итеп смс-хәбәр язмагыз. Иң дөрес карар – банкка шалтыратып, моның дөресме, түгелме икәнлеген белешү.
Открытка, музыка, картина яки программа күчереп алу сылтамасы белән СМС һәм ММС-хәбәр аплдыгызмы? Хәтерегездә тотыгыз, сылтама буйлап күчеп, үзегез дә белмичә, телефоныгызга вирус кертергә яки түләүле хезмәтләргә подписка оформить итәргә мөмкинсез.
Түбән хакка товар сатып алырга тәкъдим итүчеләр белән сак булыгыз. Таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз!
Фото:Яндекс
Читайте нас: