Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мутлашу
3 март 2020, 13:00

“Әнием вафат булды. Ярдәм итегез”....

Район үзәгендә яшәүче ханымның социаль челтәрдәге битеннән “Моей мамочки не стало. Обрался троомб” дип йөз хата белән язылган шушы хәбәр аның бөтен ил буйлап таралган бихисап подписчикларын чын мәгънәсендә куркуга салды.

Район үзәгендә яшәүче ханымның социаль челтәрдәге битеннән “Моей мамочки не стало. Обрался троомб” дип йөз хата белән язылган шушы хәбәр аның бөтен ил буйлап таралган бихисап подписчикларын чын мәгънәсендә куркуга салды.
Чөнки аларның күбесе – туганнары, дуслары, курсташлары, коллегалары, бер сүз белән әйткәндә, чит кешеләр түгел, чынлап та борчылып: “Кайчан?”, “Ходаем, нәрсә булды?”, “Кайгыгызны уртаклашам”... дигән смс-хәбәрләр яудыра башлый алар. Ә җавапка ”Акчалата ярдәм итә алмассыңмы? Иртәгә соңга кайтарып бирәм” дигән хәбәр килә. Ярый әле, берсе дә ышанмаган, барсы да шалтыратып, хәлне ачыкларга тотына. Баксаң, ханымның “ВКонтакте” челтәрендә битен “ватып”, ерак бер курорт дәүләтеннән шундый “кайгылы” хәбәр җибәреп яталар икән!
Хакерларны оялтырга теләп язылган хәбәргә каршы исә (норматив булмаган лексиканы төшереп калдырабыз): “Ышаналар бит”, дип җавап кайтаралар.
Шулай булгач, хөрмәтле әлшәйлеләр, шундый язмаларга ышанып бармагыз. Ярдәм итәргә теләгегез булса да, акча җибәрер алдыннан башта шалтыратыгыз, очрашып сөйләшегез. Югыйсә, җиңел акча эшләү ысулын тапкан, безнең исәпкә җылы диңгез буенда кызынып яткан мутлашучылар артачак кына.
Мутлашучылардан ничек сакланырга?
Банк картагызның гамәлдән чыгуы турында хәбәр алдыгызмы? Ул килгән номерга шалтыратмагыз, җавап итеп хәбәр дә язмагыз. Картагызның артына язылган номерга шалтыратыгыз!
Чит кешеләргә банк картагызның номерын, арт ягындагы саннарны хәбәр итмәгез!
Янәсе бәлагә очраган туганнарыгызга, танышларыгызга мотлак шалтыратыгыз!
Интернет-магазинда яки “Авито”да сезгә кирәкле әйберне очсыз хакка күрдегезме? Электрон янчыкка алдан түләү җибәрергә ашыкмагыз. Социаль челтәрләрдә сатучы турында мәгълүмат эзләгез, башка сатып алучыларның фикерләрен укыгыз!
Сезнең игълан буенча "потенциаль" сатып алучы шалтыратып, залог кертергә тәкъдим иттеме? Беркайчан да аңа шәхси мәгълүматларыгызны, карта номерларын, парольләрегезне хәбәр итмәгез! Хәбәрдә күрсәтелгән сылтама буенча күчмәгез һәм кәрәзле телефоныгызга сезгә таныш булмаган мобиль кушымталарны урнаштырмагыз!
Һичкайчан да таныш булмаган кешеләргә, нинди генә бүләк вәгъдә итмәсеннәр, бурычка акча бирмәгез!
Читайте нас: