Әлшәй хәбәрләре
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мутлашу
3 апрель 2020, 21:00

Безнең исәпкә баерга теләүчеләр йоклап ятмый

Коронавируска бәйле хәл соңгы вакытта иң мөһим һәм иң хәвефле темага әйләнде.

Коронавируска бәйле хәл соңгы вакытта иң мөһим һәм иң хәвефле темага әйләнде. Әмма барысын да куркуга салган чирдән дә файдаланып, мутлашучылар безнең исәпкә баеп калырга тырыша.
Медицина битлекләре белән тәэмин итәргә вәгъдә итеп, республика шәһәрләренең берсендәге предприятиене 100 мең сумга “утыртканнар” да инде. Ә икенче шәһәрдә үзләрен санитария-эпидемиология күзәтүе хезмәткәрләре итеп таныштырып, дезинфекцияләү хезмәте тәкъдим итеп йөргәннәр. Ә иң куркынычы, зур акчага коронавируска экспресс-тест ясарга үгетләгәннәр.
Әйткәндәй, белгечләр тестларны бары тик медицина учреждениеләрендә генә үткәрүләре турында искәртә, шуңа да сак булырга киңәш итәбез, бөтен хәбәргә дә ышанып бармагыз.
Безнең районда әлегә мондый очраклар юк, искечә “эшләү” дә алдакчыларга шактый керем китерә. Хокук саклау органнарының күп тапкырлар искәртүенә, телевидение аша һәм гәзитләрдә, шул исәптән безнең район басмасында да еш басылган мәгълүматларга карамастан, мутлашу очраклары турында әлшәйлеләр полициягә еш мөрәҗәгать итә. Башлыча гаризалар, элекке кебек, банк картасыннан акча урлау һәм интернетта популяр сату-алу сайтларында алдану турында.
-Ел башыннан шундый фактлар буенча 12 җинаять эше кузгатылды, - дип, Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Әдилә Хәкимова күңелсез статистиканы китерде.
Алдакчыларның эш итү алымы күптәннән билгеле, алар телефон аша үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырып, кемнеңдер сезнең картадан акча урларга уйлавы һәм аны саклап калу өчен үзләренең киңәшләрен үтәргә кирәклеген хәбәр итә.
-Бу - мутлашучыларның яраткан схемаларының берсе. Арытабан телефоныгызга килгән смс-хәбәрдәге кодны, картаның икенче ягындагы азаккы өч санны әйтергә кушалар. Беркайчан да беркемгә дә картагызның реквизитларын бирмәгез! Шунда ук сөйләшүне туктатыгыз һәм шикләнүләрегезне бетерер өчен банкның картагызда күрсәтелгән телефонына шалтыратыгыз, - ди Әдилә Вахит кызы.
Күптән түгел генә шундый шалтырату аркасында бер ханым зур кредитка баткан да инде. Ул башта картасының саннарын әйтә, аннан тегеләрнең киңәше буенча телефонына кушымта куя һәм... Хәзер аңа банкка 200 мең сумга якын түләргә кирәк.
Популяр сату-алу интернет-сайтларыннан кулланучыларның да шулай ук төп башына утырулары – товарсыз да, акчасыз да калулары ихтимал. Бер якташыбыз автомобиль чехоллары урынына кирәкмәгән кәгазь тутырылган посылка алган да инде.
Зур процентлар вәгъдә итүче финанс пирамидалары ярдәмендә тиз баю мөмкинлегенә күпләр һаман да ышана. Алданып, мутлашучыларга 500 меңнән (!) артык акча күчергән ирнең хатасын кабатламагыз.
-Һәркем алдакчыларның тозагына эләгергә мөмкин. Үзегезне һәм туганнарыгызны, аеруча өлкән яшьтәге якыннарыгызны саклар өчен гади генә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез. Банк картасы номерын, икенче ягындагы саннарны беркемгәдә әйтмәгез. Смс-хәбәрдә күрсәтелгән сылтама буенча күчмәгез, телефоныгызга шикле кушымталар куймагыз. Интернет-магазинда яки “Авито” сайтында товар өчен алдан түләргә ашыкмагыз. Мул процентка өмет итеп, акчагызны төрле пирамидаларга салырга ашыкмагыз! – дип әлшәйлеләргә мөрәҗәгать итте Әдилә Хәкимова.
Читайте нас: