Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мутлашу
2 июнь 2020, 14:00

Беркатлы булмагыз

Ел башыннан районда 23 мутлашу, башлыча банк карталары белән, очрагы теркәлгән.

Ел башыннан районда 23 мутлашу, башлыча банк карталары белән, очрагы теркәлгән.
Мутлашучылар телефон аша үзләрен төрле банкларның иминлек хезмәте хезмәткәрләре булып таныштыра һәм әңгәмәләшү барышында кешенең ышанычына кереп, карта артындагы өч санны әйтүләрен сорый һәм акча урлау өчен шушы гамәл дә җитә. Мәсәлән, бер ханымга “банктан” шалтыратып, картасыннан мутлашучылар акча алырга уйлый, дип хәбәр итәләр, моны булдырмау өчен, беренчедән, онлайн кредит оформить итәргә, икенчедән, карта турында мәгълүматларны әйтергә кирәклеге турында белдерәләр. Нәтиҗәдә зыян күрүче зур гына сумма акчасыннан колак кага.
Элек алдакчыларның мондый тозагына өлкән яшьтәгеләр каба иде, хәзер башлыча яшьләр алдана.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклау өчен түбәндәге кагыйдәләрне хәтерегездә калдырыгыз:
*әгәр сезгә таныш булмаган номердан шалтыратып, үзләрен банкның иминлек хезмәте хезмәткәрләре итеп таныштырсалар һәм ниндидер мутлык кылуны туктату өчен банк картасының номерын, артындагы саннарын сорасалар, беркайчан да шәхси мәгълүматларне хәбәр итмәгез;
*әгәр дә сез картагызның гамәлдә булмавы яки исәптән акчагыз югалуы турында СМС-хәбәр алсагыз, анда күрсәтелгән номерга шалтыратмагыз! Барлык операцияләр турында белер өчен картагызда язылган телефон номеры буенча банкка шалтыратыгыз, шәхсән учреждениегә барыгыз яки балансыгызны банкомат, онлайн-банк аша тикшерегез;
*әгәр интернет-сайтларда (“Авито”, “Юла”) базардагыдан түбәнрәк хакка товар тапсагыз, шунда ук сатып алмагыз! Кешеләр язган бәяләмәләрне тикшерегез һәм мондый сатып-алуларда сезгә таныш булмаган исәпләргә акча күчермәгез;
*әгәр дә телефоныгызга авыр хәлдә калган туганыгызга акча күчерүне сорап хәбәр килсә, моны эшләргә ашыкмагыз, тәүдә аңа шалтыратыгыз!
Әдилә ХӘКИМОВА,
Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе оперуполномоченные.
Читайте нас: