Әлшәй хәбәрләре
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мутлашу
29 июль 2020, 15:00

Мутлашучылар пандемия чорында гражданнарны алдауның яңа юлларын таба

Коронавирус пандемиясе аркасында килеп чыккан дөньякүләм икътисади кризис мутлашуның яңа төрләре һәм «Интернет» челтәре ярдәмендә кылынган җинаятьләр саны артуга китерде.

Коронавирус пандемиясе аркасында килеп чыккан дөньякүләм икътисади кризис мутлашуның яңа төрләре һәм «Интернет» челтәре ярдәмендә кылынган җинаятьләр саны артуга китерде.
Аларның берсе - хәйрия чараларына (коронавирус белән авыручыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә һәм башкаларга) акча җыю рәвешендә гражданнар һәм оешмаларның средстволарын урлау. Кагыйдә буларак, мондый җинаятьләр мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә ярдәм күрсәтүгә чакырулар урнаштыру юлы белән кылына.
Киләсе төр – янәсе, коронавирус йоктырудан саклаучы товарлар, шулай ук инфекциядән «вакциналар» сату.
2020 елның гыйнварыннан башлап “Интернет” челтәрендә бөтен дөнья буенча, әлегә алар булмауга карамастан, коронавирустан саклаучы средстволар сату турында игъланнар пәйда булды. Моннан тыш, янәсе, бу чирдән коткаручы бөтиләр, микстуралар, дини культ предметлары сатыла. Шулай ук им-том белән дәвалау, сихырлау, өшкерелгән су сату кебек окультизм хезмәтләре күрсәтү очраклары бар.
Шулай ук, җинаятьчеләр гражданнарга, янәсе, үзаллы изоляция режимын бозган өчен күрсәтелгән реквизитларга штраф түләү таләбе белән хәбәр җибәрәләр. Мутлашучылар шәхси мәгълүматлардан файдалану максатыннан, абонентларга зыянлы программалар белән тәэмин ителгән, янәсе, медицина учреждениеләре, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы җибәргән хатларны салуны оештыра. Соңыннан мондый ысул белән алынган шәхси мәгълүматлар кешеләрнең счетларыннан акча урлау өчен кулланыла.
Гражданнарга аларның туганнары яки медицина учреждениеләре хезмәткәрләре исеменнән коронавирус йоктырган якын кешеләрен дәвалауга акча күчерүне сорап мөрәҗәгать итүгә бәйле мутлык кылулар киң таралды.
Хәзерге вакытта үзаллы изоляция чорында ирекле хәрәкәт итүгә рөхсәтләрне гамәлгә ашыру, шул исәптән коронавирусның ачыкланган билгеләренә бәйле карантинда булган яки зарарланган кешеләр белән контактта тору өлкәсендә мутлашулар актуаль.
Мутлашучыларның үзләрен авиакомпанияләр яки туристик агентлыклар хезмәткәрләре итеп танытып, коронавирус пандемиясенә бәйле гамәлдән чыгарылган билет һәм туристик юлламалар бәясен кире кайтару турындагы тәкъдимнәргә бәйле җинаятьчел гамәлләр кылу очраклары ачыкланды.
БР прокуратурасының җинаять-процессуаль һем оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү идарәлеге.
Фото:kakprosto.ru
Читайте нас: