Әлшәй хәбәрләре
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мутлашу
7 декабрь 2020, 11:52

«Алло. Сезнең картагыздан акча урларга әйтәләр»

Шушы көннәрдә Раевка авылында яшәүче бер ханым мутлашучыларның тозагына эләгә.

Шушы көннәрдә Раевка авылында яшәүче бер ханым мутлашучыларның тозагына эләгә. Телефон аша «банк вәкиле» белән сөйләшкәннән соң, аның картасыннан 270 мең сумнан артык акчасы юкка чыга.
Алдакчыларның эш схемасы гади, бернинди дә яңалык юк, әмма табышлы. Бу юлы да үзләрен банкның иминлек хезмәте хезмәткәрләре итеп таныштырып, хатынның картасыннан акча күчерергә тарышулары турында хәбәр итәләр. Аларны саклап калу өчен карта номерын һәм смс-хәбәр белән киләчәк кодларны сорыйлар. Барлык шартларны да үтәп, ханым зур суммадан колак кага.
- Тагын бер кат хәтерегезгә төшерәбез: банкның бер генә вәкиле дә сездән шәхси мәгълүмат сорамый. Шуңа да уяу булыгыз, алдана күрмәгез, картагыз турунда бернинди дә мәгълүмат (саннар һәм парольләр) бирмәгез! – ди Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Адилә Хәкимова.
Кызганычка каршы, болай алданган кешеләр аз түгел. Районда ел башыннан 47 мутлашу очрагы теркәлгән. Күпләр ялган банкир белән сөйләшкәннән соң гына түгел, популяр сайтлар аша товар сатып алганда яки сатканда, шикле интернет-магазиннарга кергәндә, таныш булмаган интернет-ресурсларга сылтамалар буенча күчкәндә дә акчаларыннан колак кага. Танышларына ярдәм итәргә омтылып, социаль челтәрләрдә бурычка сораган мутлашучылар кармагына эләгәләр.
Мәсәлән, районда яшәүче бер ханым Корея косметикасы сатып алырга тели. «Инстаграм»да кирәкле битне тапкач, сатучы белән язышканнан соң аңа тиешле сумманы күчерә. Нәтиҗәдә, товар та, акча да юк. Икенче сатып алучы үзенә ошаган әйберне «Авито» да күрә, ватсап буенча сатучы белән аралаша. Тегесе мәгълүматлар тутыру өчен һәм курьер хезмәтенә түләүгә сылтама җибәрә. Әмма бөтен шартны үтәгән әлшәйленең картасыннан 50 мең сумга якын акчасы юкка чыга.
Кызганычка каршы, җинаятьчеләрнең ятьмәсенә һәркем эләгергә мөмкин. Хәтта компьютерны яхшы белгән яшь кеше дә кайчакта, аеруча телефон аша сөйләшкәндә үзен алдаганнарын аңламый. Мутлашучылар кеше белән ышанычлы итеп сөйләшә белә, гадәттә телефон номеры да банкныкы бит. Ышанмас җирдән ышанырсың. Әгәр сездән карта номерын, пин-код сорый башлыйлар икән, телефоныгызны сүндереп куя аласыз, бу - мутлашучылар!
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Ничек мутлашучылар корбаны булмаска?
Таныш булмаган кешеләргә банк картагызның номерын, карта артындагы саннарны әйтмәгез.
Таныш булмаган сылтамалар буенча күчмәгез.
«Авито», «Юла» һәм башка сайтларда шикле сатучылардан товар сатып алмагыз.
Сезгә таныш булмаган исәпләргә акча җибәрмәгез.
Социаль челтәрләрдә ярдәм сорап язучыларга тәүдә мотлак шалтыратыгыз.
Фото: dneprovec.by
Читайте нас: