Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мутлашу
27 гыйнвар 2021, 16:44

Алдакчыга киртә юк

Бәйрәмнәр, озакка сузылган яңа ел каникулларында күпләр уяулыгын югалтты, ә бу мутлашучылар файдасына гына.

Бәйрәмнәр, озакка сузылган яңа ел каникулларында күпләр уяулыгын югалтты, ә бу мутлашучылар файдасына гына. Тиз ышанучан кешеләрне төрле алымнар белән алдау очраклары кимеми. Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, көн саен Башкортстанда сигез-ун һәм аннан да күбрәк мутлашу очрагы теркәлә. Кызганычка каршы, әлшәйлеләр дә аларның тозагына эләгә.
Банк хезмәткәрләре булып шалтыратулар схемасы элеккечә киң таралган. Сезнең акчаларыгызны сакларга тырышкан булып, алар картагыздагы барлык мәгълүматны хәбәр итүегезне сорый.
- Күп тапкырлар искәртүләргә карамастан, мондый җинаятьләр кимеми, - ди Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Әдилә Хәкимова. - Кайберәүләр үзләренең мондый хәлдә кагылмаячагына ышана. Ә шалтыратсалар, барлык таләпләрне үтәп, карта номерын да, картаның икенче ягындагы кодын һәм смс-хәбәр белән килгән кодны әйтеп бирүләрен сизми дә кала. Тагын бер кат хәтерегезгә төшерәбез: банк хезмәте беркайчан да сезгә шалтыратмый, шуңа сөйләшүне мотлак туктатыгыз. Әгәр акчаларыгыз өчен борчыласыз икән, картагызда күрсәтелгән «кызу линия» номерына шалтыратыгыз яки банкның якындагы офисына барыгыз.
Авыл кешеләре һаманда «Авито» кебек популяр сайтларда әйбер сатып алганда яки сатканда мутлашучылар тозагына эләгә. Алай гына да түгел. Күпләр яратып өлгергән «Инстаграм» социаль челтәре дә мутлашу мәйданчыгына әйләнде. Монда өс һәм аяк киеме, косметика кебек товарлар сатучы интернет-магазиннар күбәйде, төрле хезмәтләр дә тәкъдим ителә. Ә менә алдакчыларга шул гына кирәк.
- Кешеләр әйбергә заказ бирә, акчасын түли, аннары сатучыларның аккаунтлары эшләми башлый яки аларның телефоннары сүнә. Заказ биргәндә игътибарлы булырга кирәк, шикле сайтларга кермәгез, сатып алучыларның фикерләрен укыгыз, алдан түләргә тырышмагыз, - дип киңәш итә Әдилә Вахит кызы.
-Шушы көннәрдә таныш пенсионер ханым, аңа шалтыратып, Раевкада организмны савыктыру буенча чираттагы бушлай семинарга чакыруларын сөйләде. Яхшы бүләкләр, хәтта видеорегистратор вәгъдә иткәннәр икән. “Мин бармыйм, әлбәттә, мондый презентацияләрдән соң зур кредитлар түләгән кешеләрне беләм бит”, - ди ул. Әмма теләүчеләр барыбер булачак. Аларны ничек искәртергә соң?
-Шикле килешү корбаны булып кредитка батмас өчен, беренчедән, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда психологик йогынтыга бирешмәгез. Әңгәмәдәшегезнең басым ясый башлавын сизсәгез, сөйләшүне туктатыгыз. Икенчедән, асылына төшенмичә, беркайчан да документларга кул куймагыз. Һәм, өченчедән, банк картасының кодын, паспорт мәгълүматларын әйтмәгез.
Авыл кешеләре акчасына “сунар” итүчеләр болардан башка да аз түгел. Тиздән яз җитә, төзелеш, ремонт эшләре башланачак, мутлашучылар хәтта моннан да файда таба икән. Узган елларда алар кайбер авылларда йөреп, күптән ремонт күрмәгән йортларга кереп төзелеш материаллары: берәүләргә - профнастил, икенчеләргә пластик тәрәзәләр алып килергә тәкъдим итәләр. Барысы да тәртиптә: документларын да күрсәткәннәр, үлчәмнәрен дә алганнар, алдан түләгән өчен чегын да биргәннәр, килешү дә төзегәннәр. Тик менә акча да, материал да һаман юк.
- Алдашу алымнарын санап бетереп булмый, - ди полиция лейтенанты Әдилә Хәкимова. – Шуңа да, шикле тәкъдимнәргә ышанып бармагыз, акча бирер алдыннан туганнарыгыз белән киңәшләшегез. Әгәр сезгә банк картагызның ябылуы, якыныгызның бәлагә очрап, акча соравы турында хәбәр итсәләр, бүләк оттыгыз дисәләр, уяулыгыгызны югалтмагыз, кат-кат тикшереп карагыз. Соңгы вакытта бездә чит паспортлар буенча зур суммага онлайн-кредитлар алу очраклары артты. Төп документыгызны саклагыз, әгәр югалтсагыз, шунда ук полициягә хәбәр итегез, ди полиция лейтенанты Әдилә Хәкимова.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: otkazanet.ru
Читайте нас: