Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Наркоконтроль
15 декабрь 2017, 02:00

Җинаять җаваплылыгы каралган

Илебездә наркотик мәтдәләрнең ирекле әйләнеше тыелган.

Илебездә наркотик мәтдәләрнең ирекле әйләнеше тыелган. Аларны законсыз сатып алган, саклаган, ташыган һәм әзерләгән өчен РФ Җинаять кодексының 228нче статьясы буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Наркотикларны законсыз җитештергән, саткан һәм озаткан өчен 20 елга кадәр (РФ Җинаять кодексының 228.1 статьясы) иректән мәхрүм итү билгеләнгән. Наркотиклар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллануга җәлеп иткән кешеләр 15 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителә (230нчы статья).
2015 елның февраленнән хәвефле яңа психоактив матдәләрнең (тозлар, микслар, спайслар) законсыз әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнде. Моның өчен иң югары җәза– 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү (234.1 статья) каралган. Балигъ булмаганнарны җинаять кылуга этәргән өчен дә шундый срок каралган. Җинаятьнең наркотиктан исергән килеш кылынуы хөкем карары чыгарганда җаваплылыкны авырлаштыручы хәл-шарт булып исәпләнә.
Моннан тыш, наркомания белән авыручылар өчен закон тарафыннан һөнәри эшчәнлекнең аерым төрләренә һәм югары хәвеф чыганагы (шул исәптән шофер таныклыгы, коралга лицензия алу) белән бәйле эшчәнлеккә чикләүләр билгеләнгән.
А. ГЫЙМРАНОВА, район прокуроры ярдәчесе.
Читайте нас: