Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Наркоконтроль
11 июль 2019, 02:00

Закон катгый

Районда, бөтен илебездәге кебек үк, май аеннан октябрьгә кадәр “Мәк-2019” оператив-искәртү операциясе үтә.

Районда, бөтен илебездәге кебек үк, май аеннан октябрьгә кадәр “Мәк-2019” оператив-искәртү операциясе үтә.
Хәтерегезгә төшөрәбез, Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына ярашлы, табиб билгеләвеннән тыш наркотиклар һәм психотроп матдәләр яки яңа потенциаль хәвефле психоактив матдәләр (6.9нчы статья) кулланган, аларны законсыз рәвештә сатып алган, саклаган, наркотиклы үсемлекләр ташыган (6.8нче статья) һәм пропагандалаган (6.13нче статья) өчен дүрт мең сумнан алып биш мең сумга кадәр штраф яки ун биш тәүлеккә арестка алу каралган.
Шушы өч статьяга икенче өлөшне өстәделәр, анда шул ук тыелган гамәлләрне кылган чит ил гражданинына яки гражданлыгы булмаган кешегә мотлак илебездән чыгару кебек административ җаваплылык билгеләнде.
Административ җәза бирелгән очракта суд диагностика үтү, наркоманиядән дәвалану, медицина һәм (яки) социаль реабилитация үтүне йөкләтергә мөмкин. Законны үтәмәгән өчен 4-5 мең сум штраф яисә утыз тәүлеккә кадәр арестка алу каралган.
Альбина КУТЬЯНОВА,
Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең административ законнарны үтәү буенча өлкән инспекторы.
Әгәр сезгә наркотикларның законсыз әйләнеше турында нинди дә булса мәгълүмат билгеле булса, 8-927-957-2662, 3-09-91 телефоннары буенча полициягә хәбәр итегез. Исем-шәрифегез сер итеп сакланачак.
Читайте нас: