Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
11 гыйнвар 2019, 02:00

Һөнәрле кулда бәрәкәт

Пионерлар йортында Гаилә елы тәмамланы алдыннан “Минем гаиләм традицияләре һәм йолалары” проекты финалы узды.

Пионерлар йортында Гаилә елы тәмамланы алдыннан “Минем гаиләм традицияләре һәм йолалары” проекты финалы узды.
Бәйрәмдә катнашучылар үз гаиләләрендәге традицияләр һәм йолалар турында сөйләде. “Эзләнү” студиясендә шөгыльләнүче Иван Маслов тикшеренү эшен тәкъдим итсә, Эльзида һәм Люцелия Әсәдуллиналар кызыл эремчек ясау серләре белән уртаклашты. “Музыкаль тамчы” вокал берләшмәсе һәм “Кыңгырау” ансамбленә йөрүчеләр педагоглары Гөлназ Хәкимова һәм Эльвира Вәлишина белән барлык тамашачыларга да концерт-открытка бүләк итте.
Шушы үк көнне халык кәсепләре осталарының кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Район үзәгендә яшәүче Оксана Чибизова талантлы осталарны берләштереп, кабатланмас кул эшләре - төрле бизәнгечләр, аксессуарлар, интерьер әйберләре, сувенирлар, декоратив-кулланма сәнгать үрнәкләре күргәзмәсен тәкъдим итте.
Ольга Сямрикова - сәйлән, тимерчыбык һәм табигый ташлар кулланып төрле бижутерия, ә Ирина Машкова фоамираннан бизәнгечләр, изолоннан чәчкәләр ясау серләре белән уртаклашты. Оксана Чибизова ыргак һәм энәләр белән бәйләргә, киез басарга, ә Альмира Хәйруллина һәм Анжела Әхмәдиева уенчыклар, курчаклар тегәргә өйрәтте. Людмила Сухарева – шокобокслар - үзенчәлекле төргәкләргә салынган татлы бүләкләр, Резеда Хисамова – төрле аксессуарлар, Фәнүрә Ганиева – тасма белән чигелгән әйберләр һәм матур картиналар, башкорт милли киеменең аерылгысыз элементы – күкрәкчәләр, Зөлфия Нургалиева “декупаж” техникасында эшләнгән әйберләләр тәкъдим итте. Җиләк-җимешләрдән как ясау серләре белән Гөлнара Хаҗиева уртаклашты. Зөһрә Галләмова – кухняда кулланылган тактаны бизәкләү, Эльвира Вәлишина хуш исле сабын ясарга өйрәтте. Осталык дәресләрендә һәркем файдалы кәсепкә өйрәнде.
Күргәзмәнең шулкадәр бай эчтәлекле булуы кунакларны да, проектта катнашучыларны да таң калдырды. “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, “Һөнәрле кулда бәрәкәт бар” дип халык юкка гына әйтмәгән бит.
Зилә ҖӘЛИЛОВА.
Автор фотосы.

Читайте нас: