Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
18 гыйнвар 2019, 02:00

Пионерлар йортында әкият дөньясындагы кебек

Төрле бизәкләр белән чемәрләп эшләнгән капкадан килеп керү белән алдыбызда кар һәм боз сыннар пәйдә була. Аларны рәссам, өстәмә белем бирү педагогы һәм мастеры Мәҗит Шакир улы Миңнебаев ясаган.

Пионерлар йортында әкият дөньясындагы кебек
Төрле бизәкләр белән чемәрләп эшләнгән капкадан килеп керү белән алдыбызда кар һәм боз сыннар пәйдә була. Аларны рәссам, өстәмә белем бирү педагогы һәм мастеры Мәҗит Шакир улы Миңнебаев ясаган.
Кар күп түгел, әмма иҗади эшкә һава торышы комачауламый. Педагоглар монда карны зур савытларга тутыра һәм ул тыгызлангач, арытабан теләсә нинди сыннар ясарга була. Өлкәннәрне һәм балаларны куандырып боздан һәм кардан чын сәнгать үрнәкләре калкып чыга.

-15 градуслы салкында эшләве яхшырак, - дип осталык серләре белән уртаклаша Мәҗит Шакир улы. – Кисеп алынган өлешләр бер-берсенә тиз ябыша. Җитмәсә – кар кисәкләре өстим, кирәкле рәсем килеп чыксын өчен артык урыннарын кисеп алам. Иң кызыклы этапларның берсе - һәр персонажның йөзен эшләү һәм аңа җан өрү.

Әкияти йортлар һәм бизәкле сыерчык оялары, кошлар өчен тагараклар арасында - җансурәт һәм әкият геройлары. Алар ел саен үзгәреп тора. Яңа ел символы һәрвакыт почетлы урынга куела. Быел исә, бер кабан дуңгызы – кардан, икенчесе боздан ясалган кисмәктә утыра, яннарында ябалак, агач төбендә мәче тора, әйтерсең дә, аларга әкият сөйли. Шулай ук агач кәүсәсен кочаклаган мәче баласы да игътибарны җәлеп итә, ул менә-менә иң биеккә үрмәләр кебек. Нарат янында аю баллы чүлмәккә үрелә, ә эргәдә баласы белән ана аю аның татлы ризык алып килгәнен күзәтә. Гулливерның боздан ясалган итекләре алпамышны көтә. Башняларда утырган кызыл кикрекле әтәчләр, әйтерсең дә, кояшны яңа көнгә ашыктыра. Бер як читтә моңсу гына узган ел символы – Эт утыра.

Сыннар менә-менә терелеп китердәй тоела. Алар синең белән әйлән-бәйлән уйнар, җилдәй җилдереп тимераякта узышыр кебек. Монда өлкәннәр дә, балалар да салкын кар сыннарда искиткеч наз һәм җылылык чаткылары күрә, күңелләре белән чын могҗиза булырына ышана.

Зилә ҖӘЛИЛОВА,

Пионерлар йорты педагогы.

Мәҗит Шакир улы кардан гаҗәеп матур сыннар ясый.
Читайте нас: