Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
25 октябрь 2019, 02:00

Көтсен юлларның киңе, такыры

Шофер һөнәреннән башка бүген бер генә өлкәне дә күз алдына китереп булмый, бу тармак вәкилләре арасында һөнәре булмышына, гомерлек эшенә әйләнгән кешеләр бихисап.

Шофер һөнәреннән башка бүген бер генә өлкәне дә күз алдына китереп булмый, бу тармак вәкилләре арасында һөнәре булмышына, гомерлек эшенә әйләнгән кешеләр бихисап.
Раевка шикәр заводы шоферы Сергей Александрович Лысенко да гомере буена шушы һөнәренә тугры калган. Күз алдына китерүе дә авыр, - аның шоферлык стажы – 44 ел (!). Кайчандыр ул, үсмер генә чагында, аңлы рәвештә шушы һөнәрне сайлый. Егет машина йөртергә өйрәнеп, профессиональ шофер булырга дигән теләк белән яна. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Бәләбәй училищесенә укырга керә һәм күптәнге хыялын тормышка ашыра. Сельхозтехникада ярты ел эшләгәннән соң хәрби хезмәткә алына. Севастопольгә, Кара диңгез хәрби-диңгез флоты авиациясенә эләгә. Алган һөнәре анда да ярап кала: ТЗ-32 заправкалау машинасында самолетларны ягулык белән тәэмин итә.
Хәрби хезмәттән кайткач, Сельхозтехникада ГАЗ-53 машинасында эшен дәвам итә. Сергей Александрович бөтен Советлар Союзыннан техника һәм запас частьлар ташый. Анда ул 90нчы еллар башына, предприятие ябылганга кадәр хезмәт сала. Шушы вакыттан алып менә егерме җиде ел инде С. Лысенко Раевка шикәр заводында эшли, тәҗрибәле, ышанычлы, абруйлы шоферларның берсе ул. Коллегалары да ихтирам итә, җитәкчелек тә хезмәтен югары бәһалый. Менә өченче ел инде Сергей Александрович пенсиядә булса да, җитәкчелек аны хаклы ялга озатырга ашыкмый. Ул үзе дә озак ял итәргә күнекмәгән – хезмәттәшләре белән бергә эшләп йөрүне хуп күрә.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Тәҗрибәле шофер Сергей Александрович Лысенко.
Читайте нас: