Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
12 февраль 2020, 17:00

Ак киезгә бассаң...

Берәүләр киездән аяк киемнәре – пималар һәм тапочкалар баса, икенчеләр исә чын сәнгать әсәрләренә тиң нәфис әйберләр, картиналар ясый.

Берәүләр киездән аяк киемнәре – пималар һәм тапочкалар баса, икенчеләр исә чын сәнгать әсәрләренә тиң нәфис әйберләр, картиналар ясый. Алар арасында бәләкәй генә уенчыклар, сувенирлар һәм бизәнгечләр ясаучы осталар да бар. Раевка авылыннан Фирдәүсә Нәбиуллина шушы әйберләрнең барысын да эшли ала.
Фирдәүсә Закирҗан кызы киез басу белән берничә ел элек шөгыльләнә башлаган. Моңа кадәр киемнәр теккән, бәйләм бәйләгән, чигү эшләре белән кызыксынган. Әмма киез баса башлагач, бу шөгыльнең нәкъ аның кәсебе икәнен аңлаган. Өстәвенә материал эзләргә кирәкми, ишегалдында әнә күпме сарык йөгереп йөри! Киез басу түгәрәгенә йөрү һәм интернетта осталарның киңәшләрен тыңлауны санамаганда, бу кәсепкә беркайда да махсус өйрәнмәгән. Оста куллы ханым турында хәбәр тиз тарала һәм тиздән Фирдәүсә Закирҗан кызын Пионерлар йортына чакыралар, ул анда балаларга берничә ел түгәрәк алып бара. Күптән түгел ул башкорт хатын-кызлары хәрәкәтенә кушыла. Хәзер Әлшәй осталарының бер генә күргәзмәсе дә ул ясаган әйберләрдән башка үтми. Аның эшләре арасында бияләйләр, тапочкалар, панно, муенсалар, төрле сувенирлар бар. Әлшәй районы гербы сурәтләнгән эше үзе ни тора!. Фирдәүсә Закирҗан кызы зур теләк белән балаларга һәм өлкәннәргә осталык дәресләре дә үткәрә.
-Безнең халык борын-борыннан киез басу белән шөгыльләнгән. Бу кәсепне һич тә югалтырга ярамый. Киез әйберләр җылы һәм матур гына түгел, табигый материал буларак дәвалау үзенчәлекләренә дә ия. Киез буыннарны дәвалый, хәлне яхшырта, кәефне күтәрә. Ул физик яктан гына түгел, рухи яктан да җылы материал, - ди оста.
Чыннан да, киез басу – үз сәләтеңне ачуда яхшы алым ул. Чөнки халкыбызның борын-борыннан килгән бу шөгылендә гасырлар буе сакланган зур тәҗрибә, көчле энергетика тупланган.
Фирдәүсә Нәбиуллина сувенир пималар ясау буенча балаларга осталык дәресе үткәрә.
Читайте нас: