Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
2 март 2020, 22:00

Фәрәгия Нәсхетдинованың чагу паласлары

Мин картәнием суккан паласны кадерле комарткы кебек саклыйм.

Мин картәнием суккан паласны кадерле комарткы кебек саклыйм. Ул бик матур, чагу бизәкле. Сөекле кешемнең күңел җылысын саклый ул. Аны сугу өчен картәнием күпме көч, тырышлык салган!
Районда чын мәгънәсендә борынгы кәсеп осталары – палас сугучылар арасында минем картәнием Фәрәгия Рәхимҗан кызы Нәсхетдинова да бар. Ул зур булмаган Ташкичү авылында яши. Аның йортында җылы һәм рәхәт. Асалы паласлар ниндидер кабатланмас үзенчәлекле мохит тудыра.
Палас сугу осталыгына ул 40 яшендә өйрәнгән. Аңа кадәр гаиләләрендә беркем дә бу кәсеп белән шөгыльләнмәгән. Бу эшнең үзенчәлекләренә аны авылдаш хатын-кызлары өйрәткән. Картәтиебез Газим Сәләх улы тиз арада эшнең асылына төшенеп, станок ясап биргән һәм аны камиьлләштергән.
-Тәүге паласымны бер айга якын суктым, киләсе эшем исә бер атнада әзер булды, - дип хәтерли үткән елның декабрь уртасында 90 яшен тутырган картәнием. – Әкренләп төрле бизәкләр ясауны үзләштердем, бизәкләрне тигез итеп урнаштырырга өйрәндем.
Нәнәем палас сугу эшендә җеп әзерләүгә аерым игътибар биргән. Язын алынган сарык йонын гына иләп кулланган. Йонны башта тазарткан, иләгән, юган, буяган, арытабан ныклы булсын өчен киҗе-мамык җеп кушкан... Кышкы озын кичләрдә картәнием станок артына утырган. Бизәкләр ясау өчен кайвакыт унга якын төс кулланган.
Без, оныклары, үсеп җиттек, хәзер инде туруннары буй җитеп килә. Ике турунының улларына да картәни ул. Картәниебез һәм картәтиебез сигез бала: биш кыз һәм өч ул үстерү өчен бик күп көч сала. Гаилә башлыгы – Бөек Ватан сугышында катнашкан, Прибалтика фронтында сугышкан, ике тапкыр яраланган. Туган ягына кайткач, Куйбышев исемендәге колхозда тракторчы булып хезмәт салган. Хаклы ялга чыкканнан соң озак яшәми, сугышта алган яраларыннан вафат була.
Картәнием Трунтаиш авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Аның хезмәт юлы Шахта авылында башланган. Анда 12 яшьлек кыз торф киптергән. Ачлы-туклы яшәгәннәр, шунлыктан басудан черек бәрәңге җыеп аңардан җәймә пешергәннәр. Бу еллар аның хәтерендә мәңгелеккә уелып калган.
Ул чорда күп һәм намуслы эшләгәннәр. Фәрәгия нәнәем басуда кул белән бодай, арыш, чөгендер, бәрәңге, суган утаган. Фермада стенаны балчык белән сылаган, агарткан, сарык йоны алган. Заманында шушы Ташкичү авылында зур җимеш бакчасы булган. Мизгел вакытында карлыган һәм алма мул уңыш биргән. Хезмәттәге казанышлары өчен картәнием күп кенә наградаларга лаек булган.
Эшли дә, ял да итә белгән алар. Кич утырганда хатын-кызлар шәл, оекбаш бәйләгән, чигү чиккән, яңа бизәкләр уйлап тапкан. Эш барышында җырлар җырлаганнар, такмак әйткәннәр. Безнең картәниебез әле дә җырларга - биергә ярата. Аңа карап сокланмау мөмкин түгел. Бүген үзе палас сукмаса да, яшьләргә осталык серләрен өйрәтүен дәвам итә. Аны кул эшләре берничә тапкыр районның һәм республиканың декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләренә куелды һәм дипломнар белән билгеләнде.
Читайте нас: