Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Осталар
13 март 2020, 16:00

Сәйлән белән дә чигә, сәхнәдә дә чыгыш ясый

Надежда Яппарованың мавыгулары күп.

Надежда Яппарованың мавыгулары күп.
Талантлы кеше һәрьяклап талантлы була, дип бик дөрес әйтәләр. Бу сүзләр нәкъ менә Надежда Петровна турында. Актив, җитез, бөтен эшне дә тиз арада башкарып чыга. Бәйли, чигә һәм чәчкәләр дә ясый ул...
-Әнием бөтен нәрсәне безгә үзе тегеп һәм бәйләп кидерә иде. Үземнең сәйлән белән тәүге эшемне – миләшкә кунган кызылтүшне мин әниемнең иске җитен күлмәгендә чиктем. Соңыннан мәктәптә чыгыш ясау өчен чегән костюмы тектем. Бүген дә чыгышлар өчен костюмнарны, кокошникларны үзем тегәм. Бәйлим, тегәм, бәйрәмнәргә, яңа елга төрле кул әйберләр ясыйм, – ди Надежда Петровна.
Ул үз куллары белән теккән Кубань казаклары костюмын, сәйлән белән чиккән матур картиналарын зур горурлык белән күрсәтә.
Табигый матурлыкка, гомумән, гүзәллек дөньясына гашыйк, нечкә күңелле, хис-тойгыларга бай Надежда Петровна үзенең оптимизмы һәм рухи дөньясының байлыгы белән тирә-юндәгеләрне сокландыра, күпләргә үрнәк булып тора.
Яппаровлар Раевкага 2014 елда Шафраннан күчеп килә. Моңа кадәр Надежда Петровна район үзәгенә автобуста йөргән, район “Әлшәй хәбәрләре” гәзитендә җырларга яратучыларны “Забава” ансамбленә чакыруларын укып, аларга кушылырга карар иткән. Репетицияләр, чагу киемнәрдә сәхнәдә чыгыш ясау, рәхмәтле тамашачыларның алкышлары, ә ял вакытларында яраткан эш белән шөгыльләнү – сәйлән белән чигү.
Диңгез җиле, кемнедер көтеп торган кыз. Көнчыгыш стилендә Ләлә-Тюльпан мәчете. Матур чәчкә гөлләмәләре, ә оныкасы өчен – ул яраткан мәче балалары. Надежда Петровна үзенең һәр эшенә күңел җылысын сала һәм иҗат җимешләрен башкаларга да бүләк итә.
Өч бала әнисе дә ул. Уллары Альберт, Рөстәм һәм Артур, дүрт оныкасы һәм өч оныгы картәниләрен уңышлары белән куандыра. Ул шулай ук чаңгыда, велосипедта йөрергә, иртәләрен зарядка ясарга ярата. Тормыш иптәше Рәмил Сәхибулла улын да актив ял итүгә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итә, алар еш кына кышкы урманда чаңгыда йөрергә ярата. Ире һәм 12 яшьлек оныгы Руслан белән велосипедта да йөриләр. Илһам килгән вакытларда Надежда Петровна шигырьләр иҗат итә, район “Әлшәй хәбәрләре” гәзитен дә алдырып укый.
Без талантлы, һәрьяклап сәләтле һәм бар эшкә дә маһир Надежда Яппарова турында гәзит укучыларыбызның да белүен, аның эшләреннән илһам алуын һәм һәркемнең үз бәхет йолдызы булуына ышануын телибез.
Читайте нас: