Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
10 апрель 2020, 21:00

“Феерия”дә матурлык өләшәләр

Сез йон белән рәсем төшерә беләсезме?

Сез йон белән рәсем төшерә беләсезме? Мин белмим. Ә менә Оксана Чибизова моңа балаларны өйрәтә. Ул гына да түгел!
Район үзәгендә яшәүче бу талантлы ханым башта халык осталары әйберләре күргәзмәсен оештыра, анда кулдан эшләнгән уникаль һәм кабатланмас әйберләр тәкъдим ителә. Теләге булганнарның барсын да ыргак һәм энә белән бәйләргә, киез басарга да өйрәтә ул.
Раевка 2нче урта мәктәбе укыганда ук Оксана бишенче сыйныфтан Пионерлар йортында нәфис бәйләү түгәрәгенә йөри башлый, кул эшләре сәнгатенә аны Любовь Петровна Сафронова өйрәтә. Кызлар үзләренең коллекцияләре белән подиумда чыгыш ясый, призлы урыннар яулый. Аннары Оксана Уфа кием-салым дизайны һәм технологияләре колледжында белем ала, арытыбан күн-галантерея фабрикасында, мебель цехында эшли. 2009 елда туган ягына кайткач, яңа ел алдыннан аны Пионерлар йортына эшкә алалар, ул анда балалар һәм картәниләр өчен нәфис бәйләм бәйләү буенча дәресләр үткәрә башлый һәм костюмнар бүлегенә җитәкчелек итә. Ике елдан соң декрет ялына китә, анда да эшсез утырмый, өйдә заказга пинеткалар, шапкалар, балалар өчен итәкләр бәйли. “ВКонтакте” челтәрендә әйберләренең фотосын куя, конкурслар оештыра. Өч елдан соң икенче улы туа, Оксананың заказларга вакыты җитми башлый. Әмма һәрвакыт эшләре белән шәһәр күргәзмәсендә катнашу турында хыяллана. Башта шундый күргәзмәне үзебезнең районда оештырырга дигән карарга килә һәм ярдәм сорап Надежда Александровна Самойловага мөрәҗәгать итә, ул үз чиратында бу эшне хуплый. Менә шулай итеп Пионерлар йортында Оксана Чибизова җитәкчелегендә талантлы кул осталары түгәрәге оештырыла. Ирина Машкова, Ольга Сямрикова, Людмила Сухарева, Анжела Әхмәдиева һәм башкалар авыру балага ярдәм күрсәтеп акча җыю буенча хәйрия акциясе оештырып, төрле әйберләр ясау буенча осталык дәресләре үткәрә.
Былтыр Оксана октябрь аенда “Алина” сәүдә үзәгендә “Феерия” кул эшләре мәктәбен ача, анда үткәрелгән дәресләргә теләге булганнарның барсын да чакыра. Бу вакыт эчендә ул укучы кызлары белән нәрсәләр генә ясамый.
-Балаларын осталык һәм бәйләү дәресләренә алып килгән һәм миңа аларны ышанып калдырган ата-аналарга рәхмәт әйтәсем килә, - ди Оксана Сергеевна.
Әниләрнең берсе, Виктория Демешова, социаль челтәрләрдә: “Оксана Сергеевна – соклангыч педагог һәм дәресләре дә кызыклы уза. Кызлар күп нәрсәгә өйрәнә һәм чираттагы осталык дәресенә бару өчен түземсезләнеп ял көннәрен көтә...”, дип язган.
Яз килде, кул осталары аны үзләре бәйләп кигән башлыкларда, шарфларда каршы алды. Прическаларын да үзләре ясаган матур заколкалар, резинкалар белән бизәде. Тагын уенчыклар, картиналар, әниләре өчен бәйрәм открыткалары! Балалар истәлеккә һәм тырыш хезмәтләре өчен оста укытучыларыннан зур булмаган сувенирлар һәм исемле сертификатлар алды.
Коронавирус инфекциясенә бәйле кул эшләре мәктәбендә дәресләр туктатылды. Әмма яңа уку елы башлану белән тагын да күбрәк кызлар, бәлки, әниләр һәм картәниләр дә монда килер, дип ышанабыз. Чөнки һәрвакыт яңалык эзләүче Оксана Сергеевна өйдә кия торган киез аяк-киемнәре – пинеткалар, оекбаш-итекләр коллекциясен эшли, өйрәнерлек нәрсәләр бар. Өеңдә буяулар һәм каләмнәр белән төшерелгән түгел, ә тылсымлы киез кисәкләреннән ясалган картинаны күрү күңелгә җылылык өсти.
Оксана Чибизованың хыялы тормышка ашты. Үз эшләрен ул Уфа күргәзмәләрендә уңышлы тәкъдим иткән. Бүген дә аның эшләре җитәрлек. Өстәвенә өлкән улы, беренче сыйныф укучысы Матвей белән онлайн-дәресләр үтәләр. Кече улы Степан да әлегә балалар бакчасына йөрми. Ә тылсымлы “Феерия”дә яңадан дәресләр башлангач, малайларын тәрбияләшергә Оксанага ярдәмгә картәни һәм картәтиләре киләчәк. Ә без, үз чиратыбызда, гәзит укучыларыбызны останың һәм аның талантлы кызларының яңа эшләре белән таныштырырга вәгъдә итәбез.
Читайте нас: