Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
23 апрель 2020, 13:20

Муниципаль хезмәттә - 36 ел!

Һөнәри осталык, җаваплылык, эшне системалы һәм дөрес оештыру үрнәге ул диләр Миләүшә Дибаева турында коллегалары.

Һөнәри осталык, җаваплылык, эшне системалы һәм дөрес оештыру үрнәге ул диләр Миләүшә Дибаева турында коллегалары.
Миләүшә Наил кызының хезмәт кенәгәсендә, Әлшәй районының Дәүләт банкына кредит инспекторы итеп кабул итү турындагы язманы исәпкә алмаганда, Нигъмәтулла авыл Советында эшләве турында гына язылган. 1982 елда финанс техникумын тәмамлаганнан соң, 19 яшьлек Кушнаренко чибәре безнең районга юллама буенча эшкә килә. Тиздән язмыш аны Нигъмәтулла авылының булдыклы егете белән очраштыра. Җәвит ул вакытта армиядә хезмәт итеп кайтып, урындагы мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән була. Егет авылдашы Суфиянең чибәр ахирәтен шунда ук күреп кала һәм бер елдан соң Миләүшә биш ул үстергән Дибаевлар йортына килен булып төшә.
Тиздән аны авыл Советына эшкә чакыралар. Бер ел бухгалтер була, аннары башкарма комитет секретаре булып хезмәт сала, элек эшләр идарәчесе вазыйфасын шулай дип атаганнар. Миләүшә Наил кызы бу вазыйфада 35 тырыш хезмәт сала.
- Минем янымда һәрвакыт игелекле кешеләр булды. Хезмәт юлым башланганда Әдгам Ислам улы Хәбиров, Джемма Малик кызы Сәяхова һәм Гера Хәмит кызы Байгуҗина банк эшенә өйрәтте. Авыл Советында утыз ел Наилә Хаҗләхмәт кызы Вафина белән эшләдем, урындагы үзидарә системасында аның ярдәмендә бухгалтерлык исәбе серләренә төшендем. Авыл Советы башлыкларына да рәхмәтлемен, (шушы еллар эшендә Нигъмәтулла авыл Советы хакимияте башлыгы булып сигез кеше эшләде), алар белән бергә урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иттек, халык җыеннары, халык исәбен алу, сайлау кампанияләре үткәрдек һәм башка бик күп эшләр башкардык. Бүген дә хезмәттәшләремә сүз тигезерлек түгел, алар - төшенүче, узган елның сентябрь аенда авыл Советы башлыгы итеп сайланган эшебезнең үзенчәлегенәбик тиз төшенеп алган Шамил Әхмәтов, тәҗрибәле белгеч Флорида Дәүләтшина, - ди Миләүшә Наил кызы.
Әйткәндәй, эше турында сөйләгәндә, ул, әтием юлын сайладым, ди. Фронтовик Наил Нурмөхәммәт улы Басыйров сугыштан соңгы елларда шулай ук авыл Советында эшләгән һәм кызы кебек үк, участок сайлау комиссиясенә җитәкчелек иткән.
Миләүшә Наил кызының авыл Советы депутаты буларак та тәҗрибәсе зур. Эшләр идарәчесе вазыйфасы белән беррәттән башка юнәлештә дә уңышлы хезмәт салуы уңышлы турында аның республика Үзәк сайлау комиссиясе, Башкортстан муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе, Дәүләт статистика комитетының күп санлы грамоталары һәм рәхмәт хатлары сөйли.
- Уңышларымда гаиләм, тормыш иптәшем Җәвит Вәдүт улының да өлеге зур. Авыл Советында һәм, гомумән, муниципаль хезмәттәге эш билгеле бер сәгатьтә генә тәмамланмый. Еш кына ял көннәрендә дә эшлисең, өйдән иртәрәк чыгып китәсең, соңрак кайтасың... Әмма балаларым, ирем бервакытта да ачуланмады, киресенчә, ярдәм итте. Ә авылда, үзегез беләсез, эш-мәшәкатьләр җитәрлек. Шуңа да иремә бик рәхмәтлемен. Бу көнне барлык коллегаларыма да, барыннан элек, якыннарының аларны аңлавын, ярдәм итүен телим, шул чакта безнең муниципаль хезмәттә дә уңышлар булачак.
Читайте нас: