Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
24 апрель 2020, 15:00

Оста куллар тимерне дә матур рауза чәчәгенә әйләндерә

Ким авылыннан Салават Нәбиуллин агачтан һәм тимердән соклангыч әйберләр ясый

Ким авылыннан Салават Нәбиуллин агачтан һәм тимердән соклангыч әйберләр ясый
Кочакларга әзерләнеп колачын җәйгән, изге күңелле дворецкийга карап, күптән түгел генә аның гап-гади тимер кисәге булуына ышанмассың да. Эретеп-ябыштыру, тимер һәм агач эшләре остасы Салават Нәбиуллинның тылсымлы куллары аны менә шундый матур сәнгать әсәренә әйләндергән.
Салават Өлфәт улы белгечлеге буенча бухгалтер, Аксен техникумын тәмамлаган, кайчандыр монда аның әти-әнисе хезмәт салган, үзе дә озак еллар шунда эшли. Ул шулай ук профессиональ эретеп-ябыштыручы да. Ә тимердән һәм агачны сырлап бизәкләр ясау – аның яраткан шөгыле, моңа ул бөтен буш вакытын багышлый.
-Тимердән әйберләр ясау катлаулы түгел, әмма күп көч, вакыт, сабырлык һәм түземлелек таләп итә. Мондый эштә иң мөһиме - материалны тою, - ди оста. – Агач белән эшләү дә кызыклы, ул кәефне күтәрә, тынычландыра. Әмма шулай да тимер миңа якынрак.
Оста кулларында ул, чынлап та, табигый катылыгын югалта, йомшара, тыңлаучанга әйләнә һәм соклангыч композицияләр туа. Чәчкәләр, агачлар, кошлар, эт, шул ук дворецкий, әйтерсең дә һәрберсенең җаны бар. Останың күңел җылысы салынганга шулайдыр ул, мөгаен.
-Металл белән эш иткәндә илһам һәм теләк булырга тиеш, - ди минем фикеремне раслап, Салават Өлфәт улы. – Бу формаларның һәм бизәкләрнең барсы да үрнәксез, күңелдән эшләнде, бары тик күзәтүчәнлек, фантазия һәм җитезлек кирәк.
Останың эшләре арасында агачтан ясалган хикмәтле образлар да бар. Капка янындагы ике метрлык аю гына үзе ни тора! Сырлы тәрәзә яңаклары, бизәкләп эшләнгән беседка, кош һәм җәнлек сыннары мондагы матур күренешне тулыландыра. Ә бит алар да гади генә агач кисәкләре булган. Ким авылыннан тимер һәм агач эшләре остасы Салават Нәбиуллинның оста кулларына килеп эләккәч алар менә шундый искиткеч сәнгать әсәрләренә әйләнгән.
Читайте нас: