Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
30 июнь 2020, 21:00

Авыл фельдшеры

Воздвиженка авылы фельшер- акушерлык пункты мөдире - фельдшер Рәсимә Мидхәт кызы Ганиевага биш авылда – Воздвиженка, Яңа Воздвиженка, Челноковка, Осоргино, Клиновка авылларында яшәүчеләр, барлыгы 308 кеше, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Воздвиженка авылы фельшер- акушерлык пункты мөдире - фельдшер Рәсимә Мидхәт кызы Ганиевага биш авылда – Воздвиженка, Яңа Воздвиженка, Челноковка, Осоргино, Клиновка авылларында яшәүчеләр, барлыгы 308 кеше, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шуларның 66сы - бер яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар, шул исәптән 44 укучы.
-Пациентлар яз һәм көз айларында күп була, ә әле Питердан, Мәскәүдән, Себердән кайтучылар бихисап. Кемдер әти-әнисе янына, кемдер болай гына ял итәргә кайткан. Коронавирус пандемиясе вакытында алар аерым игътибар таләп итә. Урындагы халык битлек режимын сакларга тырыша. Бу җәһәттән бигрәк тә пенсионерлар үзаллы изоляция режимы таләпләрен күзәтә. Авылдашларыма кирәкле дезинфикция чаралары, медицина битлекләре перчаткаларны 23нче район даруханәсеннән алып кайттым. Безне, медицина хезмәткәрләрен, барлык кирәкле әйберләр белән безнең дәваханә җитәкчелеге тәэмин иттее, - ди Рәсимә Мидхәт кызы. – Һәрвакыт уяу булырга, гадәттән тыш хәлләрдә югалып калмаска кирәк, югыйсә башкаларга вакытында һәм квалификацияле ярдәм күрсәтә алмаячаксың.
Рәсимә Мидхәт кызы Уфа шәһәренең 21нче дәваханәсендә процедура шәфкать туташы булып эшләгән, 36 ел стажга ия югары категорияле фельдшер. Авыл Советы депутаты да булган ул.
Кызы Олеся да әнисе юлын сайлый –ул “Шафран” шифаханәсендә табиб- фтизиатр һәм УЗИ үткәрүчесе булып эшли. Улы Тимур югары педагогик белемгә ия, Себердә эшли, рәсем төшерү осталыгына ия буларак, Рәсимә Мидхәт кызына медицина плакатлары ясарга ярдәм иткән. Ә тәҗрибәле фельдшер өчен иң яхшы бүләк – авылдашларының һәм пациентларының рәхмәт сүзләре.
Читайте нас: