Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
21 июль 2020, 21:00

Алиса Тильда курчаклары илендә

Хатын-кызларга хас булмаган инжененер-геофизик һөнәренә ия, әле аспирантурада белем алучы талантлы кыз үзаллы изоляция вакытында курчаклар тегү белән мавыга башлый.

Хатын-кызларга хас булмаган инжененер-геофизик һөнәренә ия, әле аспирантурада белем алучы талантлы кыз үзаллы изоляция вакытында курчаклар тегү белән мавыга башлый.
Безнең героебызның бөтен дөньяга билгеле Могҗизалар илендәге Алиса белән охшаш яклары күп. Ул да шундый ук кызыксынучан, изге күңелле, әдәпле һәм хыялланырга ярата. Шулай ук бик эшчән дә үзе. Алиса Дәүләтова Шафран авылында туып-үскән. Мәктәпне алтын медальга тәмамлаганнн соң Уфа дәүләт нефть техник университетына укырга керә. Балачагында туганнары да, укытучылар да кызның кул эшләренә битараф булуына игътибар итә. Алисаны барысыннан да ныграк спортның актив төрләре – футбол, баскетбол, волейбол, лапта уены кызыксындыра, ә укуда төгәл фәннәргә өстенлек бирә.
-Бер урында гына утырып нидер эшләргә түземлегем бөтенләй юк иде. Мәктәптә укыганда бәйләргә, тегәргә, хезмәт дәресендә матур әйберләр эшләргә, рәсем төшерергә осталыгым булмады, - дип елмая кыз.
Университетта укыган чорда, анда кыз инженер-технолог һөнәрен үзләштерә, техник дисциплиналардан соң кул эшләренә бөтенләй вакыты калмый. Студент елларында Алиса студентларны алмаштыру программасы буенча өч тапкыр Америка Кушма Штатларына бара: анда эшли, инглиз телен өйрәнә, чит ил мәдәнияте белән дә ныклап таныша. Әле исә менә алтынчы ел инде кыз вахта ысулы белән Ерак Себер якларында эшләп йөри. Ул – халыкара “Шлюмберже” компаниясе инженер-геофизигы. Озайлы эш сменасыннан соң вакытны тизрәк үткәрү өчен инглиз телен, шулай ук испан телен өйрәнүен, спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Көннәрнең берсендә кул эшләренә дә чират җитә.
-Барысы да ахирәтем ял иткәндә чигү белән шөгыльләнергә киңәш биргәннән соң башланды. Мин беренче тапкыр гади генә төрле төсле җепләрдән соклангыч картиналар иҗат итәргә мөмкин икәнлеген күрдем. Бу мине кызыксындырды, илһамландырды. Тиздән яңа туган сабыйлар өчен туу турында таныклыклар чигә башладым. Башта ахирәтләремә – яшь әниләргә бүләк иттем, шунан заказлар да бирә башладылар, - дип сөйли кул эшләре остасы.
Ә менә соңгы вакытта Алиса күңеленнән генә Тильда куяннарын тегеп карарга хыяллана башлый. Кемнәр белми икән, әйтеп үтәбез, 1990 еллар азагында Норвегиядә яшәүче рәссам һәм дизайнер Тоне Финнангер арытабан бестселлерлы модель булып киткән тәүге чүпрәк курчак тегә. Егерме ел эчендә бу курчаклар бөтен дөньяга таныла. Соклангыч Тильдалар тиз арада барлык кул эше осталарында популярлык яулый.
Күптән түгел Алиса да шушы курчакларны тегеп карарга җөрьәт итә: әзер үрнәкләр җыелмасы, тукыма сатып ала алуын, әмма вахта ысулы белән эшләгәч, тегү эшенә тотынырга вакыты җитми. Көтмәгәндә-уйламаганда коронавирус инфекциясе таралып, үзаллы изоляция башлангач, ул хыялын тормышка ашыра – беренче уенчык куяннарын тегә. Башта әзер үрнәкләр белән эшләсә, арытабан тукыманы үзе сайлый һәм модельләрне дә үзе уйлап чыгара башлый. Беренче эше үк Алисаны илһамландыра. Һәм әле, оста үзе әйтүенчә, бу эштән аны туктатып та булмый.
-Уенчык тегү өчен тупас тукыма кулланам, киемнәренә җитен, ситса, мамык, бәз - ачык төстәге тукымалар сайлыйм, ә соңгы тапкыр уенчык куянны джинсы материалыннан тектем, бик матур килеп чыкты! - дип елмая оста.
Бүген Алисаның коллекциясендә унбиш Тильда куяны бар. Кызның нияте – төрле тукымалар белән эшләп карау һәм тагы да зуррак курчаклар тегү, шулай ук Башкорт дәүләт университеты аспирантурасының геофизика кафедрасында укуын тәмамлау. Бу талантлы кызга һөнәри һәм гыйльми эшчәнлегендә генә түгел, кул эшләрендә дә түземлек һәм тырышлык телисе килә, чөнки бу шөгыль, осталар әйтүенчә, мавыгучылар сәнгате, ул, һич арттырусыз, ювелир осталыгы таләп итә.
Соклангыч кул эшләре остасы Алиса Дәүләтова һәм аның иҗат җимешләре.
Читайте нас: