Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
19 ноябрь 2020, 12:05

Янә каз өмәләре чоры җитте

Авылларда традицион “Каз өмәләре” башланды

Авылларда традицион “Каз өмәләре” башланды
Бөтен халык карлы кышны көтә. Аеруча авылларда. Чөнки нәкъ менә беренче кар һәм салкыннар белән авылларда каз өмәләрен үткәрү традициягә кергән. Каз карга аяклары белән баскач кына, ите тәмле булачак дигән әйтем йөри халыкта.
Әмма быел кош-корт гриппы хәвефенә бәйле, кар яуганын көтеп тормадылар, сугым иртәрәк башлады. Авыл тормышының барлык нечкәлекләрен, ит, сөт, каймак кебек табигый яктан чиста продукция җиңел генә килмәгәнен яхшы аңлаган авыл кешесе “ Сакланганны саклармын”, дигән әйтемгә таянып эш итәргә күнеккән. Шуңа да, хуҗалыкларына шушы куркыныч вирусны кертмәс өчен тизрәк эшкә керештеләр.
Әмма бу ашыгычлык аларга гореф-гадәтне файдалы гына түгел, ә күңелле итеп, җыр-бию, мәзәкләр һәм, әлбәттә, тәмле милли ризыклар белән үткәрергә комачауламады.
Узган ял көннәрендә Сарыш авылында яшәүчеләр дә – зур хуҗалыкның эшсөяр хуҗалары Минзилә һәм Әхәт Юнысовлар да каз өмәсе үткәрде. Эш кызу барды: ир-атлар тышта казларны салып, баш-тәпиен алып торса, өйдә уңган хатын-кызлар аларны пешекләп, йоннарын йолкып эшкәртте.
Ә нинди өмә уен-көлке, җыр-биюсез барсын инде!? Хуҗабикә эш арасында гармунын кулына алу белән өмәчеләр кушылып җырлап та җибәрде.
Дим суында чайкатылган казларны хуҗабикәгә тапшыргач, сыйлы табыннан соң бу кунакчыл йортка иминлек, муллык теләп, өмәчҽләр өйләренә таралышты.
Бу көннәрдә каз өмәләре һәр авылда диярлек уза. Чөнки бездә тырыш халык яши. Итне үзләренә генә әзерләп калмый, шәһәр халкы турында да онытмый, артыгын сатуга алып бара.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Хәтерегезгә төшерәбез, республиканың ветеринария хезмәтендә 8 800 775 58 28«кызу линия» телефоны эшли: , кош-корт кинәт үлә башлаган очракта шушы номерга шалтыратып, белгечләр белән киңәшләшергә мөмкин.
Башкортстанда әлегә йорт кошларының шушы куркыныч инфекция белән зарарлану очраклары теркәлмәгән. Кошчылык продукциясен сату мониторингы алып барыла, рөхсәтсез кош-корт сату туктатыла.
Читайте нас: