Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Осталар
25 декабрь 2020, 13:51

Киез тылсымы

Гәйнәямак авылында йоннан үзенчәлекле әйберләр иҗат итүче оста яши.

Гәйнәямак авылында йоннан үзенчәлекле әйберләр иҗат итүче оста яши.
Наталья Сергеевна Габидуллина йон тетү, иләү, киез басу серләрен яхшы белә һәм гадәти булмаган композицияләр иҗат итә. Аның эшләре кабатланмас стиле белән аерылып тора. Башкорт милли киеме тегү осталарының күптән түгел үткән “Тамға” халыкара конкурсында аның “Ак киез күлмәк” балалар киеме коллекциясенә Польшада эшләп йөрүче билгеле рәссам-реконструктор Азат Кужин югары бәя бирде һәм якташыбызны махсус приз белән бүләкләде.
Останың төрле иҗат җимешләре бихисап. Ул “Уфа-Ладья. Арт. Кәсепләр. Сувенирлар.” халык кәсепләре һәм һөнәрләре күргәзмә-фестивалендә катнаша. Аның әйберләрен Гәйнәямак авылының тарихи-туган якны өйрәнү музеен да бизи. Наталья Сергеевна һәм республиканың башка киез басу осталары турында БСТканалында “Ак киезгә бассаң” дип аталган фильм да күрсәтәләр. “Урал” халык сәнгате галереясе директоры Кәримә Кайдалова оештырган осталык дәресләрендә дә катнаша ул.
Ленинград шәһәрендә туып, Уфа шәһәрендә үскән кыз башкорт халкы мәдәниятен бөтен күңеле белән үз итә. Уфа шәһәренең 2нче хужожество мәктәбендә укыган чагында ук ул халык кәсепләре һәм гореф-гадәтләрен өйрәнә. Ә бүген исә, һич икеләнүсез мәдәният министрының үзенә бүләк итәрлек гаҗәеп әйберләр иҗат итә. Нәкъ аның биюче кыз һәм курайчы егет төшереп эшләнгән киез картинасын Яңа Сәпәш күп функциялы авыл клубын ачу тантанасында Әминә Шәфыйковага бүләк итәләр.
-Киез басканда бөтен дөньяңны онытасың, - ди Наталья Сергеевна. – Йон белән эшләргә яратам мин. Йоннан да, балчык кебек, нәрсә телисең, шуны әвәләп була.
Киезгә булган кызыксыну тойгысы миндә балачакта ук уянган иде, - дип искә ала оста. - Әнием Киров исемендәге Урман хуҗалыгы академиясендә бергә укыган курсташы Халидә аркасында Ленинградтан Уфага күчеп килә. Җәй көне мин Халидә апаның әнисе Җәмигә әбигә кунакка килә торган идем. Ул оста киез басучы һәм кымыз ясаучы буларак тирә-якта даны таралган. Шушы кәсеп серләренә нәкъ аңардан өйрәндем дә инде.
Пионерлар һәм укучылар йортында эшләгән чакта осталыгымны тагы да камилләштердем. Пионерлар йорты директоры Надежда Александровна Самойлова миңа киез эшенә ныклап тотынырга һәм түгәрәк ачарга тәкъдим ясады, шуның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен.
Киез басу нечкәлекләрен оста балаларга да өйрәтә. Дәүләт символикасын белү буенча бөтенрусия конкурсында аның тәрбияләнүчесе Ильвина Муллагалиева, киездән эшләнгән Әлшәй районы гербын тәкъдим итеп, икенче урын ала.
Хәзер Наталья Сергеевна – малтабар, Гәйнәямак авылында ике азык-төлек магазины ачкан. Әмма буш вакытында иҗат итүен дәвам итә. Авылда борынгы йон эшкәртү җиһазын урнаштырып, остаханә ачарга хыяллана. Ире Филарис аңа станокны җәй көне эшләтеп җибәрергә вәгъдә иткән. Чимал өчен кайгырырга түгел, үзләре сарык, кәҗә асрый. Хуҗалыклары зур, умарталыклары бар, җәен бакча җиләге дә үстереп саталар. Тормыш иптәше Мәскәүгә барып та эшләп кайта.
Габидуллиннар җиде бала – алты кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде оныклары да бар. Ике тапкыр игезәк балалары була. Өлкәннәренең күптән үз гаиләләре бар, ә бәләкәйләре – әнисенең ярдәмчеләре. “Тамға” конкурсына тәкъдим ителгән башкорт киме коллекциясен игезәк кызлары Айгөл һәм Әдилә күрсәткәннәр дә инде. Яшь булуларына карамастан, алар әниләреннән өйрәнеп үзләре дә киездән кабатланмас әйберләр әзерләүдә катнаша.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: