Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Осталар
29 декабрь 2020, 18:05

Балгаҗы остасы Яңа ел кәефе бүләк итә

Айдар Шәрәпов менә инде күп еллар якыннарына һәм авылдашларына бәйрәм бүләк итә.

Айдар Шәрәпов менә инде күп еллар якыннарына һәм авылдашларына бәйрәм бүләк итә.
Балгаҗы авылында матурлыкны гашыйк, алтын куллы оста яши, ул ел саен кышын йорты янында кардан һәм боздан могҗизалы сыннар ясый. Менә шулай Айдар Айтуган улы Шәрәпов төп Яңа ел геройларына җан өрә. Башта тау барлыкка килә, аннары саннар языла, якынлашып килгән Яңа ел символына да чират җитә һәм, әлбәттә, ак сакаллы тылсымчы - Кыш бабайны ясап куя.
Боз һә кар сыннарны ясаганда Айдар Айтуган улы бар фантазиясен эшкә куша. Яңа елны каршы алгач та, киләсе елга нинди скульптуралар эшләү кирәклеген алдан уйлый башлый. Шуңа да Яңа ел тылсымчылары бервакытта да бер-берсенә охшамый, яңадан-яңа элементлар өстәлә. Материалга килгәндә исә, аңа быел кытлык юк. Бәйрәм алдыннан гына останың барлык фантазиясен тормышка ашырырлык итеп ябалаклап карлар яуды.
Читайте нас: