Әлшәй хәбәрләре
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Осталар
17 февраль 2021, 17:26

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Үз куллары белән техника җыючы осталар әлеге вакытта бик еш очрамый.

Үз куллары белән техника җыючы осталар әлеге вакытта бик еш очрамый. Халык телендә андыйларны “Кулибин”, “самоделкин”, “йомрыбаш” дип йөртәләр. Иске Акколай авылында да нәкъ шундый оста куллы егет яши.
Данир Фәхретдиновка 27 яшь, белеме буенча ул нәшрият эше мастеры, Уфа полиграфия колледжын тәмамлаган, һөнәре буенча – шофер, “Башавтотранс” җәмгыятендә эшли, ә булмышы белән – уйлап табучы. Өстәвенә инженер-конструктор, токарь, фрезеровщик, эретеп-ябыштыручы, кузовлар ремонтлаучы да... Гомумән, аның яраткан шөгыле – үз куллары белән техника җыю.
Акколай егете уйлап тапкан әйберләр арасында өч тәгәрмәчле йөк мотоциклы, чүп ташучы велосипед һәм хәтта мини-трактор да бар. Уйлап табу сәләте анда, якыннары әйтүенчә, балачактан ук беленгән.
-Үсмер чагымда ук картәтием минем тимер-томыр белән булашырга яратканымны күреп, эретеп-ябыштыру аппараты бүләк итте. Шул көннән алып техник иҗат белән җитди мавыга башлаганмындыр, мөгаен, -ди Данир үзе дә.
Техника төзелешен егет армиядә, Мурманск өлкәсендә диңгез пехотасында водитель булып хезмәт иткән чакта да, өйрәнә. Хезмәттән кайткач күрше авылдан сөйгән кызы Эльвинага өйләнә, уллары Айназ һәм кызлары Әмирәне тәрбиялиләр. Яшьләр Уфада төпләнгән, һәр ял саен әти-әниләренә кайтып йөриләр, хатынының әти-әнисе дә күрше Яңа Акколай авылында яши. Буш вакытында Данир гараждан чыкмый, дисәң дә була. Нидер уйлап чыгара, шуны рәсемгә төшерә, төзи, кора.
-Авылда ел әйләнәсенә эш җитәрлек. Мал карарга, аңа азык әзерләргә кирәк. Хуҗалыкта әти-әнинең эшен җиңеләйтү максатында шундый бәләкәй генә, уңайлы ярдәмче корып алдым, ди ул.
Мини-трактор төрлечә сынау үткән инде. Җәен аның ярдәмендә Фәхретдиновлар печән хәзерләгән. Кышын кар чистарту өчен дә бик яхшы техника булып чыккан ул. Кыскасы, ул аз куәтле, гадәти трактор. Башка тракторлар кебек бөтен төр эшләрне дә башкара ала. Бик җиңел, урынны күп алмый, тагылмада күчереп йөртергә дә уңайлы. Двигателе 1992 елда чыгарылган мотоблокныкы, башка детальләре “Жигули” автомобиленеке, рамнары профиль торбалардан ясалган.
Мотоцикл да шундай ук юл белән җыелган, аның двигателе заманча мотоблоктыкы, тапшыру тартмасы һәм башка детальләре – “Жигули”ныкы.
-Ә велосипедны мин “чүп-чар” реформасыннан соң корып алдым. Капчыклар күтәреп кабат-кабат йөргәнче, берьюлы гына төисең дә контейнерга илтеп ташлыйсың, - дип елмая егет. Хуҗалыкта шундый могҗиза-ярдәмчеләр булуына әти-әнисе – Тимерхан абый белән Динира жиңги дә бик шат. Алар улларының мавыгуларын хуплый, югары уку йортына кереп, инженер һөнәрен алса, бик шәп булыр иде. Без кулдан килгәнчә ярдәм итәр идек, ди алар.
Акколай остасы ирешелгәннәрдә генә туктап калырга җыенмый. Аның башында төрле уйлар кайный. ”Машина двигателеннән тагы да көчлерәк трактор төзисем килә, дип хыяллана Данир.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Данир Фәхретдинов үзенең техникасы белән.
Читайте нас: