Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ялган полислар саткан сайтлар тыелачак

Район прокуратурасы транспорт хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мотлак страховкалау өлкәсендә закон таләпләре үтәлешен тикшерде.

Район прокуратурасы транспорт хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мотлак страховкалау өлкәсендә закон таләпләре үтәлешен тикшерде.
Интернет мониторингы барышында ялган ОСАГО полисларын сату турында мәгълүмат урнаштырылган алты сайт ачыкланды. Мондый сайтлардан ирекле файдалану гражданнарның административ хокук бозулар һәм җинаятьләр кылуына булышлык итә. Шуңа бәйле район прокуроры сайтлардан ирекле файдалануга чик куюны таләп итеп судка мөрәҗәгать итте.
Суд прокуратураның таләбен канәгатьләндерде. Суд карарлары законлы көченә кергәннән соң интернет-ресурсларга ирекле керүне тыю өчен Роскомнадзорга җибәреләчәк.
А. ХАФИЗОВА,
район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: