Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Прокурор тикшерүе
26 июль 2018, 02:00

Ялган чакыру өчен – штраф

Бездә халык озак уйлап торырга яратмый. Гаиләнизагларын хәл итү өчен психолог түгел, ә полицияне чакыра. Ә бу исәадминистратив хокук бозу булып исәпләнә һәм моның өчен зур гына штраф салына.

Мәсәлән, янгын сагы, полиция, “ашыгыч ярдәм” һәм башка махсуслаштырылган хезмәтләрне ялган чакырган өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.13нче статьясына ярашлы, 1 меңнән алып 1500 сумга кадәр штраф каралган.
Бервакыт Шафран авылында яшәүче хатын полициягә шалтыратып, аның белән бергә яшәгән ирне магазинга барганда участковый тукмавы һәм административ протокол төзүе турында хәбәр итә.
Тикшерү барышында ачыклануынча, бернинди дә хокук бозу очрагы булмаган. Профилактик чаралар үткәргәндә полициянең участок уполномоченные урамда исерек гражданинны туктата һәм бу аңа карата протокол төзү өчен нигез була. Бу хәл турында ир кайтып хатынына сөйли. Участковыйга ачуланып, хатын полициягә шалтырата һәм үзе үк административ җаваплылыкка тарттырыла. Мировой суд карары белән аңа - 1 мең сум, шулай ук ялган чакыру нәтиҗәсендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлегенә китерелгән чыгымнар өчен 5 мең сумнан артык штраф салынды.
Гөлназ СЛЕСАРЕВА,
Эчке эшләр министрлыгы бүлеге юрисконсульты.
Читайте нас: