Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Прокурор тикшерүе
17 сентябрь 2019, 02:00

Мәйданчыклар таләпләргә туры килми

Район прокуратурасы коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хәвефсез экологик хәлне тәэмин итүдә гражданнарның хокукларын яклауга иреште.

Район прокуратурасы коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хәвефсез экологик хәлне тәэмин итүдә гражданнарның хокукларын яклауга иреште.
Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарның үтәлешен тикшерү районда каты коммуналь калдыклар туплану урыннарының таләпләргә туры килмәвен ачыклады. Чүп контейнерлары бетон яки асфальт түшәлгән мәйданчыгы, уратып алынмаган җир участокларында урнашкан. Бу әйләнә-тирәнең пычрануына китерергә, төрле авырулар таралуга булышлык итүче антисанитария шартлары тудыруы мөмкин.
Район прокуратурасы район хакимиятенә санитария-эпидемиология законнарына ярашлы, каты коммуналь калдыклар һәм чүп-чар җыю өчен махсус урыннар оештыруны таләп итеп район судына мөрәҗәгать итте. Дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде, суд карарының үтәлеше - прокуратура контролендә.
Т. ПАНИЧ,
район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: