Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Прокурор тикшерүе
6 февраль 2020, 15:00

Хезмәт мөнәсәбәтләре саклана

Район прокуратурасы “Рассвет” АХПКсы” җәмгыятендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.

Район прокуратурасы “Рассвет” АХПКсы” җәмгыятендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.
Тикшерү ачыклавынча, 2018 елның 1 гыйнварында хезмәткәр һәм “Рассвет” АХПКсы арасында хезмәт күрсәтүнең гражданлык-хокукый килешүе төзелгән булган. Килешү шартлары буенча гражданин производство-хуҗалык эшчәнлегенә җитәкчелек итәргә, предприятиенең сатып алучылар, поставкалаучылар һәм заказчылар алдындагы бөтен йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итәргә тиеш була. Ул хезмәт дисциплинасын, техника хәвефсезлеге, хезмәтне саклау, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен күзәтүне тәэмин итә һәм башкалар. Килешүгә ярашлы, хезмәт күрсәткән өчен заказчы башкаручыга айлык түләү билгеләнә.
Барлык бу хәл-шартлар гамәлдә хезмәт мөнәсәбәтләре булдырылуын күрсәткәнлектән, район прокуратурасы хезмәткәр һәм “Рассвет” АХПКсы” җәмгыяте арасындагы мөнәсәбәтләрне хезмәт мөнәсәбәтләре итеп табу һәм хезмәт кенәгәсенә язма язу турындагы гаризаны судка җибәрде. Гариза тикшерелде һәм канәгатьләндерелде.
Т. ПАНИЧ,
район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: