Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
12 декабрь 2017, 02:00

12 декабрь - Русия Конституциясе көне

INTERFAX.RU хәбәр итүенә караганда, русиялеләрнең 40 проценты диярлек ил Конституциясен беркайчан да укымаган.

INTERFAX.RU хәбәр итүенә караганда, русиялеләрнең 40 проценты диярлек ил Конституциясен беркайчан да укымаган. Тагын 27 проценты укыган, әмма бернәрсә дә хәтерләми.


Русиялеләрнең өчтән ике өлеше (66 процент) 12 декабрьдә Русия Конституциясе көне билгеләп үтелүен белә. Әмма соңгы вакытта бу күрсәткеч тә төшә бара (70 процент - 2016 елда, 76 процент - 2015 елда), дип хәбәр итәләр "Интерфакс"ка.
Социологлар быел 2010 елдан башлап әлеге бәйрәмне белүчеләр күрсәткече өлеше иң түбән булуын ачыклаган. Җавап бирүчеләрнең 32 проценты 12 декабрьдә нинди бәйрәм булуын белми.
Респондентларның 37 проценты Конституцияне беркайчан да укымаган, 27 проценты укыган, әмма бернәрсә дә хәтерләми. 25 проценты анда нәрсә язылганны бик аз хәтерли. Бары һәр унынчы кеше (11 процент) Төп канунның эчтәлеген яхшы белә.
Искәртеп үтик, Русия Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә референдумда кабул ителде. Ул 1993 елның 25 декабрендә рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң көченә керде.
"Левада-Үзәге" сораштыруларны 24-28 ноябрьдә Русиянең 48 төбәгендә 137 торак пунктта 18 яшькә кадәрге 1600 кеше арасында уздырган.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Читайте нас: