Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
18 апрель 2018, 02:00

Башкортстан Башлыгы белән сөйләшү

Пәнҗешәмбе, 19 апрельдә, кичке җидедә республика телеканалларында туры эфирда Рөстәм Хәмитов Башкортстан халкы сорауларына җавап бирәчәк.

Пәнҗешәмбе, 19 апрельдә, кичке җидедә республика телеканалларында туры эфирда Рөстәм Хәмитов Башкортстан халкы сорауларына җавап бирәчәк.
8-800-347-0347 телефоны буенча шалтыратып, Рөстәм Хәмитовка үз соравыгызны бүген үк бирә аласыз. Бердәм үзәк көн саен 9 сәгатьтән 18 сәгатькәчә, 19 апрельдә программа тәмамлаганга кадәр эшли. Барлык шалтыратулар – бушлай. Сораулар шулай ук WhatsApp, Viber, Telegram мессенджерлары ярдәмендә 8-937-347-0347 номерына да кабул ителә. БСТ, “Русия-Башкортстан”, “Вся Уфа” телеканаллары сайтларында махсус форма тутырып та үз хәбәрегезне җибәрергә була. Аеруча кызыклы һәм көнүзәк сораулар туры эфир вакытында яңгыраячак.
Читайте нас: