Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
26 апрель 2018, 02:00

Башкортстан Башлыгы белән туры эфир

Башкортстан Башлыгы өчен бердәм үзәккәреспублика халкыннан 10 меңнән артык сорау бирелде. Туры эфирда мондый сөйләшү беренчеел гына үткәрелми һәм хәзер инде ул традициягә әйләнде.

Башкортстан Башлыгы өчен бердәм үзәккә республика халкыннан 10 меңнән артык сорау бирелде. Туры эфирда мондый сөйләшү беренче ел гына үткәрелми һәм хәзер инде ул традициягә әйләнде. 19 апрельдә эфир өчен бирелгән 2 сәгать ярым дәвамында Рөстәм Хәмитов күп проблемаларга җентекле тукталды. Бүген безә кыскача республика Башлыгының халыкны борчыган көнүзәк сорауларга җавапларын басабыз.
Планнар зур һәм без аны башкарып чыгарбыз
-Безнең тормышыбыз һәрвакыт билгеле бер эш-гамәлләрне үтәүгә юнәлтелә, аларның күбесе безгә тормышка ашырырга кирәк. Бу беренче чиратта, халыкны социаль яклау, яңа объектлар – мәктәпләр, дәваханәләр, балалар бакчалары төзү, инфраструктура – юллар, газ үткәргечләр, күперләр төзү мәсьәләләре керә. Боларның барысы да бүген гамәлгә ашырыла.
Ике күрсәткеч безне аеруча нык борчый. Ул – инвестицияләр күләменең түбәнәюе һәм икенчесе - туым күрсәтке. 2017 елда туым 2016 елдагыдан 10 процентка азрак булды.
Интернет кына түгел, тәрбияләү алымнары да гаепле
Туры эфирда сөйләшү Стәрлетамакта булган вакыйгага да кагылды. Анда бер мәктәптә 17 яшьлек укучы ике сыйныфташ кызын һәм укытучыны пычак белән җәрәхәтли, ә соңыннан класска ут төртә.
-Был фаҗиганең сәбәбе Интернетта гына түгел, ә тәрбияләү алымнарында да. Балалар белән аралашу, игътибар һәм сөю, гаиләдә һәм мәктәптә дөрес тәрбия бирүнең җитәрлек булмавы, - дип белдерде Рөстәм Хәмитов. – Моннан тыш, безгә мәктәпләрдә тәрбияләү процессының бүгенге таләпләргә җавап бирергә тиешлеген аңларга кирәк. Без укытучыны искелек калдыкларыннан, бертуктаусыз язу белән булышудан, отчетлылыктан азат итәргә тиешбез. Укытучы кәгазьлар белән түгел, ә балалар белән эшләргә тиеш.
Медицина, сәламәтлек саклау – өстенлекле юнәлеш
-Без өстәмә керем – 16,5 млрд сум акча алдык. Бу средстволарның бер өлешен сәламәтлек саклау объектлары төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга юнәлтергә карар иттек.
Без “Сакчыл поликлиника” дигән яңа форматка күчәбез. Анда кешеләр чиратта тормый гына медицина ярдәме алачак. 2019 елда республиканың барлык поликлиникалары сакчыллар форматына күчәргә тиеш.
“Земство табибы” программасы дәвам итә. Авылга эшкә барган яшь табибка торак сатып алу өчен 1 млн сум акча бирелә.
Бүген республикада уртача гомер озынлыгы - 71,5 яшь. 10-12 елдан соң без сигез ел өстәргә тиешбез. Мин республика Хөкүмәтенә сәламәт яшәү рәвешен үстерү стратегиясен эшләргә куштым. Һәркемнең үз сәламәтлегенә, туклануына, көн режимына игътибар бирүен телим.
Дарулар белән тәэмин итүдә проблемалар бар
-Быел бушлай дарулар белән тәэмин итү түбәнәйде. Сәбәбе - федераль дәрәҗәдә дарулар сатып алу буенча конкурс кагыйдәләре үзгәрүдә. Даруларны вакытында алмаган һәм шуңа бәйле кыенлыклар кичергән кешеләрдән гафу үтенәм. Якын көннәрдә без бу хәлне җайга салырбыз, дип ышанам.
Шиханнар – республика байлыгы
-Бүгенге законнарга ярашлы, табигать һәйкәлләре ышанычлы саклана. Һәм бу статусны бетерү мөмкин түгел. Республика Хөкүмәте мондый территорияләргә бәйле тәкъдимнәр ала, әмма без аны кире кагабыз.
Шулай ук халык та шиханнарны бирергә теләми.
Алданган өлешчеләрнең бөтен йортлары төзелеп бетәчәк
-Республика бүген хәвеф зонасында булган барлык торак йортларны (төбәк буенча 77 йорт) төзеп бетерергә вәгъдә бирә. Алданган өлешчеләрнең проблемалары белән шөгыльләнәчәк структура булдырылды. Өлешләтә торак йортлар төзү кимеячәк.
Мәскәүдә калыргамы, әллә республикага кайтыргамы?
Туган республикаларында үз карьерасын төзергә теләгән югары уку йортларын тәмамлаучыларның бу соравына Рөстәм Хәмитов, югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен республикага кирәкле белгечлекләр реестры төзеләчәк, дип җавап бирде.
Көнкүреш калдыклары - көнүзәк тема
-Республикада калдыкларны яндырырга кирәкми. Иң отышлысы, чүп-чарны сортларга аерырга, эшкәртергә һәм бу мәсьәләне тирә-як мохиткә зыян китерми цивилизацияле хәл итәргә кирәк. Бу эшне үзеңнән башларга һәм көнкүреш калдыкларын аерып җыярга кирәк. Бу җәһәттән без әле эшнең башында гына торабыз.
Хаклы ялга китәргә җыенмыйм
-Әлбәттә, мин мәңге республика Башлыгы булып эшли алмам. 2019 елның мартына кадәр уйларга һәм карар кабул итәргә, киләсе срокка үземне тәкъдим итү кирәкме-юкмы, шушы хакта кешеләр белән киңәшләшергә әле вакыт бар. Өйдә якыннарым миңа: ”Сине күргәнебез дә юк, син безгә кирәксең”, дисәләр дә, әлегә бу вазыйфадан китә алмыйм. Эш бөтен вакытны: 24 сәгатьне, атнасына җиде көнне ала. Пенсиягә җыенмыйм.
Парламент – җәмгыять өчен мөһим
-Сентябрьдә республиканың Дәүләт җыелышы – Корылтайга сайлаулар узачак. 110 депутат сайланачак. Сайлаулар ачык, ирекле һәм гадел үтәргә тиеш. Парламент республикада яшәүче бөтен кешеләрнең фикерен чагылдырырга тиеш. Депутат итеп, башлыча, 35-45 яшьлек белемле, заманча карашлы кешеләр сайлансын иде. Кыскасы, безгә эшли торган парламент кирәк.
Икенче смена кайчан бетәчәк?
-Без мәктәпләр төзербез. 2025 елда икенче смена булырга тиеш түгел. Ләкин бу җәһәттән тагын да бер проблема килеп туа – мәктәпләргә көннең икенче яртысында нәрсә эшләргә. Түгәрәкләр, өстәмә белем бирү дәресләре оештыру максатка ярашлы булачак.
Беренче балага 300 мең түләү турында законга төзәтмәләр кертелә
-Беренче бала тугач 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган социаль түләү программасы эшли башлады. Хаталар һәм җитешсезлекләр дә бар, әлбәттә. Мин төрле сәбәпләр белән бу программага эләкмәгән бик күп ата-аналардан хатлар алдым. Барлык үзгәрешләр, шул исәптән икенче төбәкләргә бала табарга баручы аналарга кагылышлы төзәтмәләр дә законга кертеләчәк. Иң мөһиме, бу бала – безнеке, республикада яшәячәк.
Туган телне белергә кирәк
-Әти-әнинең телен белү мотлак! Телне мәҗбүри өйрәтеп булмый, кешене тел мохитенә җәлеп итү аша гына нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Туган телләрне өйрәнүчеләргә республика Башлыгы грантлары, башкорт, татар, мари, чуваш телләрен генә түгел, рус телен дә махсус хуплау фонды булдырылачак.
Безнең шифаханәләр егерменче гасырда тоткарланды
-Безнең шифаханәләрдә ял итү кыйммәткә төшә. Алар белән эшләячәкбез һәм хакларны яңадан караячакбыз. Инвесторлар ярдәмендә шифаханәләрнең яңа корпусларын төзергә уйлыйбыз.
Республикага туристларны җәлеп итү арта. 2017 ел йомгаклары буенча иң эчке туризм үсеше буенча Башкортстан Русия Федерациясендә тәүге ун төбәк исемлегенә керде. Бездә туризм үсешә, туристик кластерлар формалаша. Әлбәттә, икенче темплар кирәк, әмма ресурслар җитешми.
Крестьяннарга нинди ярдәм чаралары күрсәтелә?
-Соңгы вакытта, ничек кенә сәер тоелмасын, без артык җитештерү күренешенә шаһитбыз. Былтыр 4 млн тонна ашлык җыеп алдык, нәтиҗәдә аның хакы күпкә төште. Безгә ашлыкны ничек тотынуны белми торып, миллионнарча тонна иген җитештерү кирәкми. Яисә аны зур күләмдә эшкәртергә, я мал санын күпкә арттырырга кирәк. Әмма, бу мөмкин түгел. Баланс булу мөһим. Республика өчен 3,5 млн тонна җитә.
Сөткә хак та, кызганычка каршы, түбәнәя. Бу, шул исәптән, Русиягә зур күләмдә коры сөт керткән Белорусия ягыннан экспансия нәтиҗәсе. Бу безгә отышлы түгел. Күп хуҗалыклар сөт җитештерүгә җайлашкан. Республикада зур сөтчелек фермалары төзү буенча берничә инвестиция проекты әзерләнә. Дәүләт үз базарын якларга тиеш. Хаклар көйләнер, дип ышанам.
Хоккейда бизнесменнар кирәкми
-“Уфа” футбол клубы, “Салават Юлаев” хоккей клубы, “Урал” воллейбол клубы, гандбол клублары, волейбол буенча хатын-кызлар командасы – аларның барысы да Башкортстанның спорт республикасы буларак имиджы артуын күрсәтә. Уңышлар да, проблемалар да бар, әлбәттә.
“Салават Юлаев”ка килгәндә исә, футболдагы кебек, бердәм уенчылар булган көчле команда төзергә телибез. Хоккейда соңгы вакытта күбрәк акча белән кызыксыналар, ә нәтиҗәләр арткы планга күчте. Безгә республика данын яклый алырлык һәм яхшы нәтиҗә күрсәткән уенчылар кирәк.
Агыйдел күпере кайчан ачыла?
- Күперне яңарту проекты бар, ул 3 млрд сумга исәпләнгән. Бу бик күп. 37 млн сумга да ремонт эшләре үткәреп, җиһазны тагын да берничә ел файдалану мөмкинлеге булуын ачыкладык. Җәйгә кадәр бу эшләр тәмамланып, машиналар хәрәкәте тергезелер, тыгыннар да бетәр, дип ышанам.
Сәләтле балалар өчен мөмкинлекләр булачак
- Соңгы 10-15 елда республика математика, химия һәм башка фәннәр буенча олимпиадаларда катнашу һәм җиңүләр яулау җәһәтеннән үз позицияләрен югалтты. Бүген без өч лицей-интернат ачу өстендә эшлибез, анда сәләтле балалар өчен бик яхшы мөмкинлекләр тудырыла, педагоглар ассоциациясе тергезелә һәм укучыларның гомум әзерлек дәрәҗәсен күтәрәчәкбез.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА әзерләде.
Читайте нас: