Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
26 апрель 2018, 02:00

Мең ыруы башкортлары җыены

Уфада мең ыруы башкортларының III съезды узды. Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел тулуга багышланган бу югары форумда республиканың 12 районыннан 560 делегат, шул исәптән күрше Татарстаннан кунаклар да катнашты.

Уфада мең ыруы башкортларының III съезды узды. Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел тулуга багышланган бу югары форумда республиканың 12 районыннан 560 делегат, шул исәптән күрше Татарстаннан кунаклар да катнашты.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең делегация иң зуры иде - чарада Әлшәй районыннан барлыгы 96 кеше катнашты. Алар – авыл биләмәләре активистлары, агинәйләр, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре.
Җыенда бүген меңлеләрне генә түгел, бөтен башкорт халкын борчыган көнүзәк проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Атап әйткәндә, милли мәгариф, демография, сәламәтлек саклау, җирдән файдалану һәм малтабарлык мәсьәләләре тикшерелде.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты җитәкчесе Әмир Ишемголов милләтнең рухи мирасын тергезүдә һәм Башкортстанда яшәүче халыклар арасында дуслыкны ныгытуда бу чараның мөһимлеген билгеләде. Ул шулай ук җәмәгать оешмалары активистларына Почет грамоталары тапшырды. Безнең районнан мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов һәм М. Буранголов исемендәге лицейның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Вәлиева бүләкләнде. Ә иң зур һәм, әйтергә кирәк, лаеклы награда – Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ал да нур чәч халкыңа!” медаленә Әлшәй районы башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе, хакимият башлыгы урынбасары Закуан Әхмәтов лаек булды.
Чара ахырында форумда катнашучылар резолюция кабул итте, “Мең ыруы союзы” төбәк җәмәгать оешмасы Советы рәисен һәм аның яңа составын сайлады. Совет рәисе итеп, моңа кадәр бу вазыйфаны башкарган якташыбыз, шагыйрь һәм галим Рәшит Шәкүрне алмаштырып, билгеле җәмәгать эшлеклесе, Баязит авылында туып-үскән Әхнәф Тимербулатов тәгаенләнде.
Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Читайте нас: