Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
25 Май 2018, 02:00

Казахстан аграрчылары безнең тәҗрибәне өйрәнә

Шушы көннәрдә эш сәфәре белән республикабызда булып киткән Казахстан делегациясе безнең районга да килде

Шушы көннәрдә эш сәфәре белән республикабызда булып киткән Казахстан делегациясе безнең районга да килде
Бу илнең аграр тармагы вәкилләре иң тәүдә “Раевка” җәмгыятендә булды. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә кунаклар язгы басу эшләре барышы белән танышты. Алар бигрәк тә хуҗалыкта шикәр чөгендерен үстерүнең күпьеллык тәҗрибәсе белән кызыксынды.
Шикәр заводына сәфәр барышында кунаклар җентекләп татлы тамыр эшкәртү технологиясен һәм җиһазларны өйрәнде, барлык цехларны, шул исәптән чөгендер кабул итү пунктын да карап чыкты. Төркем җитәкчесе, Павлодар өлкәсе әкиме урынбасары Даурен Махажанов әйтүенчә, Казахстан аграрчылары мондый югары табышлы культураны үстерү белән генә түгел, ә аны эшкәртү белән дә шөгыльләнергә ниятли. Әлшәй шикәр кайнатучыларының, атап әйткәндә, бүген төбәктә иң куәтле предприятиеләрнең берсе булып танылган “Раевсахар” җәмгыятенең тәҗрибәсе аларга бу җәһәттән бик файдалы булачак. Районыбызга эш сәфәре барышында делегация шулай ук “Башкортстан бройлеры” җәмгыятендә тавык тизәгеннән органик ашлама җитештерү белән дә танышты. Казахстан кунаклары соңыннан “Чыганак” авыл хуҗалыгы кооперативында булды.
Аграрчыларны сәфәрләрендә республика авыл хуҗалыгы министры урынбасарлары Рәмил Нуриәхмәтов һәм Ревнер Байтуллин, район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, аның урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин озатып йөрде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: