Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
5 июнь 2018, 02:00

“КЫЗЫЛ ТАҢ” ХӘБӘРЧЕСЕ САБАНТУЙДА БҮЛӘК АЛДЫ

Әлшәй Сабантуенда ел йомгаклары буенча хезмәт алдынгыларына район хакимиятенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Әлшәй Сабантуенда ел йомгаклары буенча хезмәт алдынгыларына район хакимиятенең Мактау грамоталары тапшырылды. Төбәкнең иң югары бүләге тапшырылган кешеләр арасында “Кызыл таң” нәшрияты хезмәткәре Фәнүр Гыйльманов та бар.


“Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгьлүмат хезмәткәре, республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге журналистлар премиясе лауреаты Фәнүр Гыйльманов әлеге бүләккә, аңлатмада язылуынча, “авыл тормышын һәм Әлшәй районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең киң кырлы эшчәнлеген объектив һәм иҗади яктыртканы өчен” лаек дип табылган.
Бүләкне тапшырганда тәбрикләү сүзендә Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин “Кызыл таң”ның республика басмалары арасында төбәктә иң зур тиражлы булуын билгеләп үтте. “Кызыл таң” нәшрияты тарафыннан чыгарылучы “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары да биредә халык аеруча үз иткән басмалар исемлегендә. Район хакимиятенең һәм “Кызыл таң” редакциясенең подписка үткәрүдә бердәм хезмәттәшлеге 2018 елның икенче яртысында да уңай нәтиҗә бирер, дип көтелә.
Читайте нас: