Башкорт дәүләт аграр университеты көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә документлар кабул итүне дәвам итә.
Бердәм дәүләт имтиханы йомгаклары белән көндезге бүлеккә укырга теләүчеләргә - 26 июльгә кадәр, шулай ук БДИ йомгаклары буенча читтән торып уку бүлегенә керүчеләргә - 8 августка кадәр, БДАУ үткәргән имтиханнарны биреп аның йомгаклары буенча узаллы укырга керүчеләргә документларны 27 июльгә кадәр тапшырырга кирәк.
Бакалавриат һәм специалитетның профильле юнәлешләре буенча бюджет урыннары бар: агрономия бүлегендә – 50, зоотехния – 50, агроинженерия-механика профиле – 85, агроинженерия-энергетика профиле- 85, ветеринария бүлегенә 105 кеше кабул ителәчәк.
Барлык сораулар белән 450001, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 21адресы буенча (Яшьләр мәдәният сарае бинасы) урнашкан Башкорт дәүләт аграр университетына яки (347) 228-02-54, (347) 216-46-42 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә.