Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
30 август 2018, 02:00

АЛТМЫШ ӨЧТӘН ТҮГЕЛ, АЛТМЫШТАН!

Кичә Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә Русия Президенты Владимир Путин ил халкына 35 минутлык телемөрәҗәгать белән чыкты.

Кичә Мәскәү вакыты белән 12 сәгатьтә Русия Президенты Владимир Путин ил халкына 35 минутлык телемөрәҗәгать белән чыкты. Ул анда пенсия системасына үзгәрешләр кертүгә карата үз фикерләрен белдерде. Аерым алганда, Владимир Путин хатын-кызларның хаклы ялга чыгу яшен, реформада каралганча, 63тән түгел, ә 60 яшьтән билгеләргә тәкъдим итте.


Бу хакта Владимир Путин Омск шәһәрендә социаль-икътисади үсешкә багышланган киңәшмәдә хәбәр иткән иде.
Исегезгә төшерәбез: 19 июльдә Русия Дәүләт думасы беренче укуда пенсия реформасы турында закон проектын кабул итте. Анда пенсия яшен хатын-кызлар өчен – 55тән 63кә, ир-атлар өчен 60тан 65 яшькә кадәр арттыру турында сүз бара.
Моңа кадәр Русия Президенты пенсия законына үзгәрешләр кертү турында тәкъдим ителгән вариантларның үзенә берсе дә ошамавын белдерде, “әмма бернинди үзгәреш тә кертелмәсә, киләчәктә пенсия системасы “шартларга” мөмкин”, дип әйткән иде.
(Бу хакта тулырак гәзитнең алдагы санында укырсыз).
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Читайте нас: