Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
31 август 2018, 02:00

ИСӘНМЕ, БЕЛЕМ УЧАГЫ!

Республика мәктәпләрендә 480 меңгә якын бала укыячак.

Республика мәктәпләрендә 480 меңгә якын бала укыячак.


Яңа уку елында гомуми белем бирү оешмаларында укучылар саны 479 773 кеше тәшкил итәчәк, бу, узган ел белән чагыштырганда, 12 731 укучыга артыграк. Беренче сыйныфка килүчеләр дә арта. Быел мәктәп ишеген тәү тапкыр 53070 бала ачып керәчәк, бу, узган ел белән чагыштырганда, 719 укучыга күбрәк. Бу хакта Хөкүмәттә узган киңәшмәдә мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова белдерде.


Республика мәгариф сис­темасы 2738 оешманы үз эченә ала. Моңа 1311 гомуми белем бирү мәктәбе һәм аларның 643 филиалы, дәүләт карамагында булмаган 7, 1091 мәктәпкәчә, 207 өстәмә, 104 һөнәри белем бирү оешмасы, 16 балалар йорты, 9 югары уку йорты керә.
Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, бүген респуб­ликаның мәгариф системасы максатлы финанслау шартларында үсешә. 2013 елда 13 елга исәпләнгән, гомум финанслау күләме 550,3 миллиард сум булган “Башкортстанда мәгариф үсеше” дәүләт программасы кабул ителгән иде.
Республикада мәгариф оешмаларының инфраструктурасын яхшырту буенча максатлы эш алып барыла. Агымдагы ел ахырына кадәр гомум саны 3653 урынга исәпләнгән 6 мәктәпне, 90 урынлык балалар бакчасын файдалануга тапшыру каралган.
Бүген Уфа районының Нагаево авылында урта гомуми белем бирү мәктәбе төзелә (икенче чираты, 950 урынлык); Уфаның Ленин районында 225 урынга исәпләнгән 1нче урта мәк­тәп реконструкцияләнә. Караидел районының Абыз авылында 90 урынлы балалар бакчасы белән бергә 108 урынга исәпләнгән төп гомуми белем бирү мәктәбе сафка кертеләчәк. Бакалы районы үзәгендә — 825, Благовещен шәһәрендә — 320, Стәрлетамак шәһә­рендә 1225 урынга исәп­ләнгән мәктәпләр төзелә.
Быел мәктәпләрдә капиталь ремонт исәбенә 2667 яңа урын булдыру өчен республика бюджетыннан 200 миллион сум акча каралган. Гомумән алганда, барлыгы 3252 урын булдыру планлаштырылган (узган елда — 3084 урын). Республикадагы 14 районның 39 гомуми белем бирү оешмасына акча бүленгән. Моннан тыш, агымдагы елда республика Хөкүмәте карары белән 63 белем бирү оешмасына капиталь ремонтка, матди-техник базаны ныгытуга һәм энергия саклау чаралары өчен 381,5 миллион сум акча җәлеп ителгән (узган елда — 213,8 миллион сум).
Мәгариф министры ассызыклавынча, ел ахырына капиталь ремонт һәм төзелеш исәбенә мәктәп­ләрдә бер сменада укучылар санын 91 процентка җиткерү күзаллана.
Республика мәгариф сис­темасы җитәкчеләре алдында торган төп бурыч­ларның берсе — укыту барышын оештыруда хәвеф­сез шартлар тудыру. Бу максаттан уку-укыту учреж­дениеләренә 443,7 миллион сум акча юнәл­телгән. Шу­ның 269,2 миллион су­мы — янгынга, 174,5 миллион сумы террорчылыкка каршы чаралар өчен.
Узган уку елында Мәгариф министрлыгы тарафыннан 128 мәктәп автобусы алынган. 1289 автобус 872 мәктәпкә 2749 торак пунктыннан балалар йөртә. Шул рәвешле, 40 меңнән артык укучыны йөртү оештырылган.
Мәктәпләр челтәрен киңәйтү, сыйфатлы белем алу өчен яхшы шартлар тудыру белән бергә, кадрлар мәсьәләсен хәл итү дә көнүзәк бурычларның берсе булып тора.
Бүген мәктәпләрне педагогик кадрлар белән тәэ­мин итү буенча эш тәмам­ланган. 1 августка белем бирү учрежде­ние­ләрендә 221 педагог вакансиясе бул­ган. Иң күбе математика буенча — 17, чит телләр буенча — 28, информатика буенча — 17, урыс теле һәм әдәбияты буенча —16, башлангыч сыйныфларга 37 укытучы таләп ителгән.
Гөлназ Шәфыйкова әйтүенчә, барлык мәктәп­ләрдә дә туклану оештырыла, укучыларның 98,7 проценты кайнар аш белән тәэмин ителәчәк.
Агымдагы елда дәрес­лекләр, уку кулланмалары, күргәзмә әсбаплар, уеннар һәм уенчыклар өчен респуб­лика бюджетыннан 464,4 миллион сум акча бүленгән. Чагыштыру өчен, узган елда бу максатка 462,8 миллион сум юнәлтелгән.
Республикада бүген мәгариф үсешенә зур игътибар бирелә. Югарыда әйтелгән барлык чаралар­ның да гамәлгә ашуы белем бирүне тиешле сыйфатка күтәрәчәк дип өметләник.
Ата-аналарны нәрсә борчый?
Бүген V Гомумрусия ата-аналар җыелышы узачак. Уку елы алдыннан Русиянең фән һәм мәгариф министры Ольга Васильева Мәскәү мәктәпләренең берсендә укучыларның әти-әниләре белән очраша. Сөйләшү диалог формасында һәм илнең төрле төбәкләреннән туры видеоэлемтә рәвешендә үтәчәк. Бу көнне Мәскәүдәге үзәк мәйдан белән элемтәгә алты федераль округның 9 шәһәре чыгачак. Онлайн-трансляция Гомумрусия ата-аналар җыелышын дөньяның һәм илнең төрле ноктасыннан карау мөмкинлеге бирәчәк.
Теләгән һәркем соравын сайттагы http://edu.gov.ru/opc-view формасы, Русия Фән һәм мәгариф министрлыгының социаль челтәрләрдәге аккаунтлары аша җибәрә ала. Аларның иң четереклеләре турында җыелыш барышында ачыктан-ачык сөйләшү көтә.
Әлеге мөһим җыелышны оештыруда һәм үткәрүдә “Гаилә кыйммәтләрен һәм гаиләләрне социаль яклау буенча ата-аналарның милли ассоциациясе” оешмасы партнер булып тора.
Гомумрусия ата-аналар җыелышы яңа уку елы алдыннан ата-аналарның фикерен, аларны борчыган сорауларны белү, гамәлгә ашырылучы программаларның һәм проектларның файдасын бәяләү максатында оештырыла.
Былтыр Русиянең фән һәм мәгариф министры исеменә 3 меңнән артык сорау килгән. Аларның күпчелеге мәктәп программасындагы яңалыкларга, чит телләр өйрәнүгә, имтихан тапшыруга, дәреслекләр сыйфатына кагылышлы булган. Министр белән очрашу барышында инклюзив белем бирү, мәктәпләрдә медицина кабинетлары булдыру, ата-аналардан акча җыю, хезмәт тәрбиясе, балаларның ялын оештыру, гаиләдә белем бирү мәсьәләләре күтәрелде. Урыс теле буенча БДИда сөйләм өлеше кертелү, чит телләр һәм тарих буенча да мәҗбүри имтихан булу мөмкинлеге ата-аналарда аеруча кызыксыну тудырды.
Быел да ата-аналар үзләрен борчыган сорауларга җавап таба алачак.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Читайте нас: