Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
4 сентябрь 2018, 02:00

Төбәк льготалары сакланачак

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай 60 яшькә җиткән ирләргә һәм 55кә җиткән хатын-кызларга төбәк льготаларын саклау турында мәсьәләне караячак.

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай 60 яшькә җиткән ирләргә һәм 55кә җиткән хатын-кызларга төбәк льготаларын саклау турында мәсьәләне караячак. Республика парламенты рәисе Константин Толкачев шушы турыда белдерде.
- Русия Президенты Владимир Путин 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдәге барлык федераль льготаларны саклау кирәклеге турында әйтте. Әгәр әле алар пенсиягә чыгуга бәйле бирелсә, киләчәктә бу льготалар хәзереге пенсия яше чикләрендә билгеләнәчәк . Шушы ук алым төбәк льготаларына да кагылачак. Димәк, кешеләр пенсиягә чыкканчы ук социаль һәм медицина хезмәтләндерүенә, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләүгә, җир һәм милек салымнарына, җәмәгать транспорттында льготалардан файдалана алачак. Без шулай ук барлык төбәк өстәмәләрен һәм компенсацияләрне дә саклап калырга тиешбез, - дип билгеләде Константин Толкачев.
“Башинформ”.
Читайте нас: