Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
11 сентябрь 2018, 02:00

Бассейнның беренче нигез ташы салынды

Районда юбилей объекты төзелә башлады

Республикабыз өчен һәрьяклап та мөһим 2019 ел якынлаша. Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуны, Башкорт драма театрының, республиканың архив хезмәтенең 100 еллыкларын билгеләячәк. Уфада Җәйге халыкара балалар уеннары узачак. 2020 елда үткәреләчәк Бөтендөнья фольклориадасына һәм 2021 елдагы умартачылык буенча “Апимондия” конгрессына әзерлек дәвам итәчәк. Ә иң зур һәм мөһим вакыйга, әлбәттә, Башкортстан Республикасының оештырылуының 100 еллыгы булачак.
- Юбилей барыбыз өчен дә гомум бәйрәмгә әйләнергә тиеш, ул Русия федерализмы тарихында истәлекле дата буларак Башкортстаннан читтә дә билгеләнәчәк, - диде чарага әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Бер гасырлык юбилей уңаеннан “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 яңа объект” зур күләмле проект та каралды. Хәбәр итүебезчә, аны гамәлгә ашыру кысаларында безнең районда бассейны белән физкультура-савыктыру комплексы төзү планлаштырылды. Үткән атнада тантаналы шартларда булачак спорт объектының беренче нигез ташы салынды.
- Бассейн – әлшәйлеләрнең күптәнге хыялы. “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 яңа объект” проекты нәтиҗәсендә ул, ниһаять, тормышка ашачак. Район озак көтелгән бассейны белән яңа физкультура-савыктыру комплексы алачак. Һәм бүген, булачак объектның беренче нигез ташы салынган көнне, барлык район халкы исеменнән төзүчеләргә проектны тормышка ашыруда уңышлар телим, - диде район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин.
Спорт корылмасы М. Буранголов исемендәге башкорт лицее янындагы стадионда төзеләчәк. Проектка ярашлы, анда 25шәр метрлы йөзү юллары белән ябык бассейн, баскетбол, волейбол, гандбол һәм мини-футбол буенча күнекмәләр үткәрү өчен стандарт спорт залы булачак. Объект республикага 112 миллион сумга төшәчәк. Подрядчы буларак, башкорт лицеен яңартуда катнашкан “СФ-15 БНЗС” төзелеш компаниясе бу эшләрне башкарачак.
Дамир Радик улының һәм якташыбыз Владимир Нагорныйның теләкләренә җавап итеп, төзелеш компаниясе җитәкчесе Әлфәт Хәсәнов төзелеш-монтажлау эшләрен проект срогыннан алдарак – яңа 2019-2020 уку елы бащына тәмамларга вәгъдә бирде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Беренче таш салынды.
Читайте нас: