Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
27 ноябрь 2018, 02:00

Теркәлүсез дә ИНН алырга мөмкин

Быел 30 августтан салым түләүченең идентификация номерын (ИНН) алу мөмкинлеге киңәйде, дип хәбәр иттеләр Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 31нче районара инспекциясендә.


Быел 30 августтан салым түләүченең идентификация номерын (ИНН) алу мөмкинлеге киңәйде, дип хәбәр иттеләр Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 31нче районара инспекциясендә.
- Әгәр элек Русия территориясендә яшәү урыны (булу урыны), күчемсез милек һәм транспорт чаралары булган очракта гына салым органында исәпкә басарга мөмкин булса, хәзер исә бу таләпләр бетерелде.
Үзгәрешләр төрле хәлләр буенча яшәгән ( булган урын) урын буенча теркәлмәгән яки даими рәвештә чит илдә яшәгән русиялеләргә, шулай ук безнең илебездә табыш чыганаклары булган чит ил кешеләренә кагыла.
Исәпкә кую турындагы гаризаны шәхсән теләсә нинди салым органына тапшырырга яки почта аша җибәрергә мөмкин. Физик шәхескә ИНН бирелә һәм биш көн эчендә таныклык тапшырыла. Аны шулай ук шәхсән үзең килеп алырга яки почта аша алырга була, ә ИНН турында мәгълүматны Федераль салым хезмәте сайтындагы тиешле сервиста белергә мөмкин.
ИНН бирелгәннән соң салым түләүче “Шәхси кабинет” ача һәм аның ярдәмендә табыш турында декларацияләрне электрон почта аша җибәрә, салымга кагылышлы теләсә нинди сорауларны ачыклый ала. “Кабинет” булдыру өчен салым органына мөрәҗәгать итәргә һәм логин, пароль алырга кирәк.
Читайте нас: