Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
10 декабрь 2018, 02:00

ЮЛЛАРДАГЫ 60 КАМЕРАНЫҢ КАЙДА КУЕЛУЫ СЕР БУЛАЧАК

Уфада “Коммерсант” оештырган матбугат конференциясендә Башкортстан территориясе аша үткән федераль әһәмияттәге юлларда хәвефсезлек мәсьәләләре тикшерелде. “

Уфада “Коммерсант” оештырган матбугат конференциясендә Башкортстан территориясе аша үткән федераль әһәмияттәге юлларда хәвефсезлек мәсьәләләре тикшерелде. “Юллар көннән-көн яхшыра һәм сыйфатлана бара, әмма аларны хәвефсез дип булмый. Гомум юл-транспорт вакыйгалары кимегәндә үлем очраклары артуы күзәтелә, бу күңелсез һәм кире статистика. Әле үткәргән чаралар 100 процентка нәтиҗәле түгел. Моңа юл куймас өчен яңа юллар салырга һәм һәр баганага юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотога һәм видеога төшерә торган камералар куярга кирәк”, - диде “Приуралье” автомобиль юллары федераль идарәлеге начальнигы Рамиль Сенжапов.

Фото- , видеотеркәү камераларын урнаштырганда билгеле бер тактика куллану күзаллана дип билгеләде Р.Сенжапов.

“Видеотеркәү камералары водительләрне тәртипкә өйрәтә. Без түбәндәге алымны кулланырга уйлыйбыз: аларның урыннарын алмаштырачакбыз, чөнки водительләр камераларның кайда урнашканын белә. Нинди дә булса муляж калдырабыз, ә чын камераны, шартлы рәвештә әйткәндә, икенче баганага куябыз. Моны даими эшләргә ниятлибез”, - диде ул.


Фото: Олег Яровиков.
Читайте нас: