Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
24 декабрь 2018, 02:00

“Чүп –чар реформасы” гамәлгә ашырыла башлый

Яңа елга санаулы көннәр генә калды һәм 1 гыйнвардан Башкортстан, бөтен илебез кебек, көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчәчәк.

Яңа елга санаулы көннәр генә калды һәм 1 гыйнвардан Башкортстан, бөтен илебез кебек, көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчәчәк. Чүп-чар чыгарган һәм утильләштергән өчен барысы да – күпфатирлы йортларда яшәүчеләр генә түгел, шулай ук зур һәм бәләкәй авылларда яшәүчеләр дә түләячәк. Без бу хакта күп тапкыр яздык, гәзит укучыларыбыз үз сорауларын бирде, бүген без аларны Әлшәй районында көнкүреш калдыкларын җыю, ташу, сортларга аеру һәм утильләштерү белән шөгыльләнәчәк төбәк операторына юллыйбыз. Шулай итеп, телефонда – Туймазыдагы “Экология Т” җәмгыяте директоры Илнур ШАКИРОВ.
- Илнур Җәмил улы, “чүп-чар реформасы” ни өчен кирәк соң?
- Әлеге вакытта контейнерларга чыгарылган бөтен көнкүреш калдыклары чүплекләргә озатыла, аларның нибары 4 процентка якыны гына эшкәртелә. Шунлыктан соңгы өч дистә елда полигоннар саны йөзләрчә тапкырга артты. Проблеманы хәзер үк хәл итә башламасак, илебезнең зур чүплеккә әйләнүе мөмкин.
Әле көнкүреш калдыкларын җыю, транспортировкалау һәм утильләштерү белән төрлө оешмалар шөгыльләнә. Ягъни чүп-чарны бер компания җыя, икенчесе чыгара, өченчесе утильләштерә. Яңа системага күчү нәтиҗәсендә барлык бу эшләр белән махсус оешма - төбәк операторы шөгыльләнәчәк.
- Аңлашылды. Хәзер әлшәйлеләр яңа хезмәт күрсәтүгә килешүне сезнең белән төзергә тиешме?
- “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль законга ярашлы, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешүне күпфатирлы йортларда һәм шәхси йортларда яшәүчеләр, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси малтабарлар да төзергә тиеш.
Гражданнар килешүне оферта юлы белән төзи ала. Бу кулланучы, чүп-чар чыгарган өчен төбәк операторына аның квитанцияләре буенча түләргә тиеш, дигәнне аңлата. Юридик шәхесләргә һәм шәхси малтабарларга килгәндә исә килешүне тиздән Раевкада ачылачак төбәк операторы вәкиллегендә төзи ала.
- Димәк, яңа елдан сезнең хезмәтләрегез өчен аерым квитанция киләчәк?
- Юк, квитанция электр энергиясе квитанциясе белән бергә киләчәк, анда безнең исәп-хисап счеты аерым күрсәтеләчәк. Түләү квартирада яки йортта пропискада торган кешеләр яки милекчеләр санына карап билгеләнәчәк.
- “Моңа кадәр бездә чүп-чар чыгаруга бәйле проблемалар булмады. “Әлшәй-Экология” җәмгыяте белән килешү буенча графикка ярашлы ике атнага бер тапкыр көнкүреш калдыклары тутырылган капчыкларны юл читенә чыгарып куябыз һәм компания транспорты аларны алып китә. Ә хәзер ничек булачак?” – дип сорый район үзәгенең Яңавыл бистәсендә яшәүче.
- Яңа елның беренче яртысында төбәк операторы барлык авылларда, хәтта иң еракларында да каты көнкүреш калдыкларын җыюны һәм чыгаруны капчыкларга тутыру юлы белән оештыра. Әгәр беренче айларда сезнең авылыгызга машина килмәсә, түләмәячәксез. Акча хезмәт күрсәтелгәннән соң гына алыначак. Чүп-чар чыгару графиклары үзебезнең һәм мунициапаль берәмлекләр сайтларына куелачак. Шулай ук 2019 ел ахырына кадәр бөтен авылларда контейнер мәйданчыклары булдырылачак.
- Район үзәгеннән пенсионер мөһим проблеманы күтәрә: ”Балаларыбыз бездә пропискада тора, әмма башка җирдә фатирда яши. Бу очракта нишләргә? Алар өчен без түләргә тиешбезме? Пенсияләр, үзегез белеп торасыз, зур түгел”.
- Барысы да балаларыгыз яшәгән квартира милекчесе белән ничек сөйләшеп килешүегезгә бәйле булачак. Әгәр фатир хуҗасы аларны вакытлыча теркәргә риза булса, якыннарыгыз төбәк операторына хәбәр итеп, аның хезмәтләре өчен яшәгән урын буенча түли ала. Кире очракта инде, сезгә түләргә туры киләчәк.
- “Район үзәгеннән еракта яшибез, бездә чүп-чар юк диярлек. Кәгазьләрне мунчада яндырабыз, көнкүреш калдыклары һәм үсемлек сабаклары черемәгә китә. Консервалар сатып алмыйбыз, диярлек. Нәрсә өчен түләргә соң?” – дип сорый пенсионер абый.
- Шулай булуга карамастан, чүплекләр, шул исәптән рөхсәт ителмәгәннәре, авыллар тирәсендә дә арта бара. Ә яңа система бөтен җирдә экологик хәлне яхшырту максатында кертелә. Әгәр кеше түли икән, ул чүп-чарын чокырга ташлап китмәячәк. Зарарлы мәтдалардан тазартучы махсус җиһазлар булмаганда калдыкларны яндыру тыела. Бу кагыйдәләрне бозган өчен йорт, җир участогы хуҗасын җаваплылыкка тарттырулары ихтимал. Шунлыктан төбәк операторы белән килешү төзү хәерлерәк.
Көнкүреш калдыклары белән эш итүнең хәвефсез һәм бердәнбер уңайлы алымы – аларны эшкәртү, чүп-чардан яңа әйберләр ясау. Моның өчен калдыкларны аерым җыю системасын кертү зарур, бу – төбәк операторының төп бурычы. Мондый алым халыкка да файдалы булачак, айлык түләүне киметү мөмкинлеген бирәчәк.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Төбәк операторының “кызу линия” телефоны: 8-800-250-01-85.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә киңәшмәдә чүп-чар җыйган һәм утильләштергән өчен түләү һәр кешегә аена уртача 70 сумнан артмаска тиеш, дип билгеләде.
Шулай ук социаль яктан аеруча ярдәмгә мохтаҗ халык катламнары өчен компенсацияләр каралачак.
Фото: Яндекс
Читайте нас: