Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
17 гыйнвар 2019, 02:00

ВЛАСТЬ ҺӘМ ХАЛЫК ДИАЛОГЫ

Радий Хәбиров республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы булып тәгаенләнгәннән соң аңа 61 мең мөрәҗәгать килгән.

Радий Хәбиров республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы булып тәгаенләнгәннән соң аңа 61 мең мөрәҗәгать килгән.


Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен махсус программа тотып ала. Быелның ике атнасы эчендә генә 6 меңгә якын хат теркәлгән. Җавап бирер өчен 7 көн бүленә, проблема хәл ителгәнче ситуация контрольдә кала.

Республика халкы Радий Хәбировка төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә. Торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, медицина, юллар, социаль яклау сораулары кешеләрне иң борчыганнардан санала. Социаль челтәрләрне кулланучылар сорауларын еш кына фото һәм видеоматериаллар белән тулыландыра.

Мөрәҗәгатьләргә анализ ясаганнан соң, Уфа, Салават, Стәрлетамак шәһәрләре, Чишмә, Белорет, Иглин, Уфа районнары халкы иң активлары икәне күренә.
“ӨМЕТ” ГӘЗИТЕННӘН.
Читайте нас: