Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
21 гыйнвар 2019, 02:00

Ике якка да отышлы

Район җитәкчелеге гражданнарны күчмә кабул итүне дәвам итә

Район җитәкчелеге гражданнарны күчмә кабул итүне дәвам итә
Авыл халкы белән очрашуларның төп максаты - көнүзәк мәсьләләрне хәл итү, урыннарда эшләр торышын анык бәяләү һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү.
Халык белән аралашуның мондый алымы ике якка да отышлы – капма-каршы утырып сөйләшү бер-береңне яхшыраҡ аңларга, аңлашылмаган сорауларга ачыклык кертергә һәм кайбер мәсьәләләрне урында ук хәл итәргә ярдәм итә. Өстәвенә авыл кешеләре кирәкле консультация ала, шәхси проблемаларны хәл итүнең төрле юлларын карый, теге яки бу мәсьәләнең контрольгә алынуы, димәк, аның игътибарсыз калдырылмавы аларга ышаныч өсти.

Хәтерегезгә төшерәбез, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гражданнарны кабул итү Аксен, Шафран, Кырым, Трунтаиш авылларында узды. Шушы көннәрдә Тавричанка авылы халкы да район җитәкчелеге белән очрашты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, авыл биләмәләрендә проблемалар бер үк диярлек. Юллар, күперләр, зиратлар торышы, урамнарны яктырту кебек төзекләндерү мәсьәләләре аеруча көнүзәк булып кала. Халыкны шулай ук көнкүреш калдыкларын яңа кагыйдәләр буенча чыгаруны оештыру да борчый. Еш кына сәламәтлек саклау темасы күтәрелеп, поликлиникада махсус белгечләргә чират, урыннарда фельдшердар булмавы кебек мәсьәләләр тикшерелә. Шафранлылар, мәсәлән, бу җәһәттән уңган, анда яшь табиб эшли башлаган һәм авыл халкы аңа яшәү шартлары булдыруны үтенде. Аеруча өлкән яшьтәгеләр даруханә пунктлары булмауга зарлана. Мисал өчен, трунтаишлыларга дару сатып алу өчен ерак ара үтеп район үзәгенә килергә кирәк.

Кыскасы, хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр шактый. Тавричанкада үткән гражданнарны кабул итү дә шуны күрсәтте. Традиция буенча авыл халкы белән очрашу алдыннан район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, район Советы секретары Шамил Сәлимов һәм юридик бүлек җитәкчесе Михаил Кобыляцкий берничә социаль объектны: дәвахана, мәктәп, мәдәният йорты һәм магазинны карады.

Район хакимияте башлыгы белән очрашуга активистлар, старосталар, авыл кешеләре килде. Шәхси һәм гомум характердагы мәсьәләләр күтәрелде. Аларның кайберләре, мәсәлән, авыл хакимияте карамагында булган урамнарны кардан тазарту, күпфатирлы йортларны ремонтлау кебек проблемалар урында ук хәл ителде. Дамир Радик улы Тавричанкадан Стәрлетамак-Раевка юлына кадәрге юлны ремонтлау мәсьәләсен дә уңай хәл итте, бу эшләр быелга планлаштырылды.

Әлбәттә, сәламәтлек саклау проблемасын да читләп үтмәделәр. Авыл халкы җәен дәваханәнең көндезге стационары озак вакытка ябылуга зарланды. Җир участокларына документлар тутырыу, каты көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру буенча да сораулар булды.

-Барлык мөрәҗәгатьләр мотлак тикшереләчәк һәм тиешле карарлар кабул ителәчәк, - дип очрашуга йомгак ясады Д. Р. Мостафин.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

Тавричанкада гражданнарны кабул итү бара.
Читайте нас: