Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
1 февраль 2019, 02:00

Чүп-чар өчен түләү – электр энергиясе квитанциясендә

Февральдән “Башэлектросбыт”ның түләү квитанциясендә яңа хезмәт – каты көнкүреш калдыклары графасы да булачак.

Февральдән “Башэлектросбыт”ның түләү квитанциясендә яңа хезмәт – каты көнкүреш калдыклары графасы да булачак.
Элек идарә итүче компанияләр, кагыйдә буларак, чүп-чар чыгарган өчен түләүне торак бинасын хезмәтләндерү өчен түләүгә кертәләр иде. Хәзер каты көнкүреш калдыкларын җыю аерым коммуналь хезмәт булып исәпләнәчәк. Әгәр моңа кадәр көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү суммасы торакның гомум мәйданыннан чыгып исәпләнсә, хәзер ул турыдан-туры фатирда яшәүчеләр санына бәйле булачак.
Хезмәт күрсәтүне, исәпләүләрне төбәк операторлары, Әлшәй районында "Экология-Т” җәмгыяте башкарачак. Килешүгә ярашлы, төбәк операторы чүп-чар чыгарган өчен түләүләр турындагы мәгълүматны “ЭСКБ” җәмгыятенә тапшыра. Аннары квитанциядә “Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен” дигән яңа графада тиешле сумма күрсәтеләчәк. Мондый тәүге квитанцияне кулланучылар февраль аенда алачак.
Хакны яңадан исәпләтүгә, бу хезмәт буенча льготалар һәм субсидия алуга документларны Раевка авылы, Ленин урамы, 87/25 адресы буенча “Башэлектросбыт”тың клиентлар офисына китерергә мөмкин.
Р. ШАҺАПОВ,
“Башкортстанның энергия сату компаниясе” җәмгыятенең Әлшәй клиентлар офисы җитәкчесе.
“Экология-Т” җәмгыятенең“кызу линия” телефоны: 8-800-250-01-85.
Читайте нас: