Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
1 февраль 2019, 02:00

Максатыбыз – халыкка ярдәм итү

Узган атнада район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин Түбән Әүрез авыл биләмәсе халкы белән очрашты.

Узган атнада район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин Түбән Әүрез авыл биләмәсе халкы белән очрашты.
Авыл Советы составына дүрт авыл – Түбән Әүрез, Үрге Әүрез, Әүрезтамак һәм Мечниково авыллары керә. Халыкны кабул итү башланыр алдыннан, гадәттәгечә, Д. Р. Мостафин, район Советы секратере Ш. Ш. Сәлимов һәм авыл Советы башлыгы Р. Р. Фәйрушин мәчеттә булды, балалар бакчасы, китапханә, мәктәп һәм почта бүлекчәсе биналарын карады.
Сәфәр барышында фельдшер-акушерлык пунктларына аерым игътибар бүленде. Атап әйткәндә, район җитәкчесе Түбән Әүрез, Мечниково һәм Дим авыллары медицина учреждениеләрендә булып, дарулар һәм кадрлар белән тәэмин итү, янгынга каршы таләпләрнең үтәлеше белән кызыксынды, тәү чиратта биналарда нинди ремонт эшләре башкарырга кирәклеген ачыклады.
Кабул итүдә авыл биләмәсе халкы җир пайлры, автобус хәрәкәте, медицина хезмәтләндерүенә кагылышлы сораулар бирде, юл төзүдә, интернет үткәрүдә ярдәм сорады, Әүрезтамакка кергән җирдә авыл исеме күрсәтелгән юл билгесе кую мәсьәләсен күтәрде, шәхси характердагы сораулар да күп булды. Кыскасы, бу көнне район хакимияте башлыгы белән очрашуга килгән бер кеше дә игътибардан читтә калмады. “Максатыбыз – авыл кешеләренә көнүзәк проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтү. Әлбәттә, халык үзе дә актив булсын иде”, - дип билгеләде Дамир Радик улы.
Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Читайте нас: