Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
27 февраль 2019, 02:00

Тукайга Уфада һәйкәл куелачак!

Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева белдерде.

Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева белдерде.


Уфаның 84нче Татар гимназиясендә үткән татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары кысаларында татар җәмәгатьчелеге тормышындагы мөһим вакыйга турында да сөйләшү булды. Апрельдә Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак.


— Скульптура мәһабәт һәм бик матур булачак. Конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән сигез эш арасыннан иң яхшы проектны сайлап алды. Аның авторы Владимир Дворник хәзерге вакытта Мәскәүдә скульптура кою белән мәшгуль. Һәйкәл Башкортстанда Татарстан мәдәнияте көннәрендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында куелачак, — диде Римма Әмир кызы.






Читайте нас: